Ижауда ураза тотучылар һәркөн ифтарга җыелачак

1 августта мөселманнар өчен изге ай – Рамазан ае башланды. Эссе озын көннәр һәм кыска төннәр ураза тотучыларга ничек тәэсир итә? Тәрәвих намазын җәмәгать белән мәчеттә укыганнан соң өйгә кайту куркыныч түгелме?

Рамазан аенда Ижау Җәмигъ мәчетенә дин тотучылар гаиләләре белән күпләп йөрүе гадәти күренешкә әверелде.  Кичке намазга кадәр биредә белемен арттырырга теләк белдерүчеләр өчен махсус дәресләр оештырыла. Аларны имам Ильяс хәзрәт алып бара. Дин кардәшләребез  иман йортына килеп, китаплар укып, белем туплауга өстенлек бирә.Ифтарга кадәр әле вакыт бар. Мәчет ашханәсендә ураза тотучылар өчен  өстәлләр инде әзер. Ашханәдә пешекчеләр күп еллар сыналган ханымнар. Тәмле ашлар пешерүнең серләрен белә алар. Көн саен 300ләп кеше авыз ача биредә. Пешекче Зәмфирә апа Нәфыйкова плитә өстендәге зур кәстрүлләрдә ифтарга җыелучыларга ул көнне борщ пешергән  иде.  “Бер дә арымадым, көн әйбәт узды, эчәсем килер дип борчылган идем, алай сусамадым”, дип әйтте.

Өстәлдә ризыклар мулдан. “Мәчеттә ифтарлар уздыру ниятен белдереп,  ураза керергә бер атна алдан дин кардәшләребез Рамазан аеның һәр көнендә аш уздыру өчен  акчаларын түләп куйдылар”, дип уртаклаштылар мәчеттә күп еллар ифтарлар оештыручы Назыймә Ихсанова.Аш әзерләүчеләр бозылмый торган ашамлыкларны алдан кайгыртып куйганнар. Җиләк-җимеш, яшелчәләр, ипиләрне һәркөн китерәләр. Елдан ел шундый ашларны оештыру өчен ярдәм итүчеләр саны артып тора икән. Хәзер дә яшелчәләрне мөселманнар китереп биргән. Өстәлгә куярга җиләк-җимешләрне дә берничә ел рәттән Айрат кардәшебез китерә икән.

“Ә шулай да эссе озын көннәрдә уразада булган оештыручыларга  барлык эшләрне җиренә җиткереп эшләргә җиңел түгелдер?” дигән сорауга Назыймә ханым: “Без Рамазан аен шатланып көтеп алабыз, башкаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа Аллаһы Тәгалә җиңеллек китерә”, дип  җавап бирде.

Ифтарларга көн саен өч йөздән артык ураза тотучылар җыелуын исәпкә алып, шулай ук аларның сәламәтлеген дә кайгыртып, һәр ризыкны табиблар тикшерә. Шулай ук пешекчеләрнең һәрберсенең медицина кенәгәләре бар.

Ураза тотучыларга авыз ачарга хөрмә әзер – аларны ир-атлар һәм хатын-кызлар ягына кертеп бирәләр. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар залларында шифалы су куелган.

Быелгы Рамазан аеның беренче көненнән үк мәчеткә тәрәвих намазына кеше бик күп җыелуын җиткерде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Шулай ук ифтарга да ураза тотучылар күп килә. Шундый ашларны Воткинский, Можга шәһәре мәчетләрендә, Ижаудагы “Иман нуры” гыйбадәт йортында да һәркөн оештырырга ният итеп торалар. Намазда да, авыз ачу мәҗлесләрендә дә өлкәннәр арасында яшьләр, малай-кызларның башка еллар белән чагыштырганда күп булуын билгеләп үтте  Фәиз хәзрәт.Мөселманнар быелгы эссе көннәрдә унҗиде сәгатькә сузылган  уразаны бик җиңел кичерәләр. Мәчеткә ифтарга,  тәрәвих намазына  килгән  Муллаян ага   Шәмсетдинов һәм Әсхәт ага Ихсановның фикере бер – әлегә бернинди дә авырлык сизелми.

Тәрәвих намазыннан соң шәһәрнең төрле почмакларына кайту бераз проблем да тудырган. Әсхәт Ихсанов әйтүенчә, автобуслар озак булмагач, аларны машинасы белән тукталышта торучы бер егет өйләренә илтеп куйган.

Кояш баткач та  кичке намазга чакырып,  азан яңгырады. Димәк, авыз ачарга вакыт та җитте. Мәчеткә йөрүче балалар өлкәннәргә авыз ачарга хөрмә өләшеп чыкты. Дин тотучылар намазга басты. Алар сафында яшь балаларның күп булуы күзгә ташланып тора.  Бүген бу нәниләр бабалары артыннан хәрәкәтне кабатласа, тиздән догаларны өйрәнеп, үзләре намаз тәртибен белеп укыр дигән ышаныч бар. Аларның күбесе гаиләдә әби-бабалары, әти-әниләре белән таңда торып сәхәр ашаган. Шундый малайлар Әбдерахман, Әмин һәм башкалар. Эссе көндә унҗиде  сәгать ашамаган булсалар да, башта өлкәннәр белән намаз укыды алар. Аннан соң  бабалары-әтиләре ашханәгә кереп беткәч кенә малайлар да ифтар залына атладылар.Ифтарга күпләре гаиләләре белән килгән. Энҗе Ихсанова да кызы, кияве, улы белән мәчеттә. Ул эшли. “Көннәр эштә бик тиз үтә, шуңа да ач булу бер дә сизелми”, дип уртаклашты Энҗе Ихсанова.

Энҗе Ихсанова  мәчеттә ашарга әзерләүчеләргә, оештыручыларга рәхмәтле. Ашларның һәрвакыт тәмле, туклыклы булуын да да билгеләп үтте ул.

“Мөселманнар изге Рамазан аенда мәчеткә килеп,  аралашып яшәсә иде”, дигән теләктә Энҗе Ихсанова.

Хәмидә Гайфуллина
«Азатлык» радиосы