Иң мөкатдәс изге ай

Без бөек айларның берсенә — Зөлхиҗҗә аена кердек. Зөлхиҗҗә — Ислам динендәге 4 изге айның аеруча мөкатдәсе, хөрмәтлесе. Ул — Корбан бәйрәме ае. Зөлхиҗҗә — Хаҗ ае. Аның тамырында да “хаҗ” сүзе ята. Бу айда җир шарының барлык илләреннән һәр елны 3 миллионнан артык кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) туып үскән Мәккә шәһәренә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып, хаҗ кылып кайта. Төп фарыз хаҗ гамәле Корбан гаете көнне башкарыла. Ул һәр елны Пәйгамбәребез хаҗ кылган көндә — Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә үтәлә.

 

Дини тәкъвим буенча быел Корбан гаете 24 сентябрьдә булса, Зөлхиҗҗә ае 15 сентябрьдә башлана. Бу көннәрдә бик күп гыйбадәтләр җыела. Ул — аерым гает намазы, ураза, хаҗ, Корбан чалу, сәдака бирү һәм башка бик күп төрле гамәлләр. Бу — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән мөмкинлеге. Без бу форсатны кулдан ычкындырырга тиеш түгел.

Әгәр дә сәүдәгәргә: “Менә шундый вакыт җитә, 10 көн эчендә сез 1 еллык ризык, товар җыеп куя аласыз”, — дисәләр, ул шунда ук бөтен акчасын әзерләп куячак. Соңыннан җиңел, рәхәт яшәр өчен шушы 10 көнне кулыннан ычкындырмаячак.

Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көне — иң мөһиме. 9нчы көн — Гает алды көне Гарәфә көне дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. Хаҗ гамәлләре шул вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында (үзәнлегендә) дога һәм гыйбадәт кыла. Быел ул 23 сентябрьгә туры килә. Бу көннең бөеклеге искитәрлек. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Хаҗның кабул булуын Гарәфә көне белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелә хәдисләрдә. Гарәфә көнендә бирелә торган тагын бер зур бүләк — ураза тоту. Әгәр дә без Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9нчы көненә кадәр ураза тота алсак, бу тагы да фазыйләтле. Ә инде Гарәфә көнендә тотылган ураза, Аллаһ теләсә, ике еллык гөнаһларыбызны кичерә ала. Бу — Аллаһы Тәгаләнең зур нигъмәте. Уразаны Корбан гаете көнне дә тотарга мөмкин. Бу вакытта иртән уразага кереп, гает намазына барабыз һәм бәйрәмнән соң өйгә кайтып ашыйбыз. Шуның белән ураза бетә. 10нчы көнне дә ураза тоткан булып санала.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтле көннәр. Галимнәр бу көннәрдә, иң элек, фарыз гамәлләрне күбрәк игътибар белән башкарырга киңәш итәләр. Ә хәрәм гамәлләрдән аерым-аерым, тагы да ныграк сакланырга кирәк. Нәфел гыйбадәтләргә игътибарны күбрәк бир. Гаеткә әзерләнәбезме, Корбан чалыргамы, сәдака бирәбезме, туганнарны җыеп аш уздырабызмы — болар барысы саваплы гамәлләр.

Корбан чалырга теләүчеләр бу изге гамәлне башкарырга алдан ук әзерләнә башлый. Аллаһы Тәгалә: “Мөмкинлеге булган һәр кеше Корбан чалдырырга тиеш”, — ди.

Гаеттән соң Аллаһ ризалы­гы өчен Корбан чалу, мәрхүм ту­­ганнарыбызның каберләрен зиярәт кылып дога уку, исәннәрнең хәлен белү йолалары башлана.

Корбан ул — иң зур һәм аеруча саваплы сәдакаларның берсе. Корбан итенең өчтән бер өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенергә тиеш. Өчтән бер өлеше мохтаҗларга, шуннан калган өчтән бере үз гаиләсенә кала.

 

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие

Читайте также: