Рамазанга багышлап

Аллаһ Тәгалә Үзе сайлап алган ай, Аның рәхмәт ае булган Рамазан якынлашкан саен бөтен мөселманнарның да күңелләрен шатлык биләп ала, Рамазан аена ирештергәне өчен алар Аллаһка шөкер итә, шушы айның бәракәтләрен алып калырга ният кыла.

Дөрес, кайберәүләр өчен бу ай ачлык ае, газап ае, искелек калдыгы, ашказанга зыян китерү ае, яки кичләрен корсак тутыру ае дип тоела. Ә кем өчендер Рамазан бик зур форсат, бик зур мөмкинчелек: иманны яңарта торган, холыкны төзәтә торган, рухын ныгыта торган, Аллаһка якынайта торган бер мәктәп кебек булып тора.

Шушы уразаны елга бер ай тотып, без гомер уразасын тотарга кирәклеген искәртәбез. Көне буе шәһвәтләрдән тыелып, кич авыз ачкан кебек, тормышыбызда да шәһвәтләрдән тыелып, җәннәттә авыз ачарга хәзерләнәбез. Нәрсә бирә безгә Рамазан ае, нинди нәрсәләргә игътибарыбызны юнәлтү кирәк?

Беренчедән Рамазан аенда ураза тоту – тәкъвалыкны ныгыта.

“Әй иман китергәннәр! Сезгә хәтле булганнарга тиеш булган кебек сезгә дә ураза тиеш булды – бәлки тәкъвалыкка ирешерсез” (2:183). Габдрахман Сәгъди бу аятнең тәфсирендә болай ди: “Ураза тәкъвалеккә ирешү чарасы булсын өчен тиеш кылынды, чөнки тәкъвалек Аллаһ яраткан һәм риза булган бар эшләрне дә эшләү һәм ураза шуңа ирешү өчен иң зур юл булып тора”.

Рамазан ае безне ИМАН һәм ИХТИСӘБкә өйрәтә. Пәйгамбәребез бу ике нәрсәне бергә җыеп искә алган: “Рамазан аенда иманлы һәм ихтисәбле хәлдә, ягъни савап булачагына ышанган һәм Аллаһның бүләген көткән хәлдә ураза тотса – аның гөнаһлары кичерелер”, дигән.

Рамазан аенда ураза тоту — Аллаһы Тәгаләгә, аның пәйгамбәренә, әмер һәм тыюларына иман китерергә, күрмәгән килеш тә ышанырга өйрәнү ул. Иманга гына нигезләнеп, без кеше өчен гаять табигый булган эшләрдән тыелабыз. Безгә әмерләр бирергә хакы булган Раббыбыз барлыгын таныйбыз. Шушы хакыйкатькә иман китергәч, ураза тоту табигый эшкә әйләнә. Шулай ук авыр эшләрдә, бигрәк тә җәйге уразаларда, кеше аның файдаларын уйласа, әҗер-савабын көтсә — ул эшне үтәү җиңеләя, зарланмыйча, авырсынмыйча үти.

Бу айда тәнебезнең теләкләренә каршы килеп, нәфесебезне Раббыбызга БУЙСЫНЫРГА өйрәтәбез. “Ислам” сүзенең мәгънәсе дә шул бит — буйсыну. Аллаһы Тәгалә ашаудан тыйды һәм мөселман тыела. Гает җиткәч исә, Ул ашарга әмер итә һәм ул аңа янә буйсына.

“Җеннәр белән кешеләрне миңа гыйбадәт кылсын өчен генә барлыкка китердем!” — диде Раббыбыз. Аллаһының чын колы булырга өйрәник. Ураза вакытындагы кебек үк, һәрвакыт Аллаһының ихлас колы булып калырга язсын.

Ихлас дигәннән, ул да безгә бер дәрес. Бер Аллаһтан гына савап өмет итеп, башкалардан изге гамәлләребезне яшереп кылу өчен менә дигән практика. Аллаһ Тәгалә дә кодси хәдистә әйтә бит: “Адәм баласының һәр эше өчен 10 нан алып 700 кадәр савап арта, уразадан тыш – ул исә минем өчен һәм мин үзем бүләклим – чөнки кеше минем өчен үз теләкләрен, ашау-эчемлекләрен калдыра”.

Бу гыйбадәт яшерен булганга, аның савабы да яшерен. Базга төшеп, качып ашый да ала, ураза тоткан булып кылана да ала, беркем беркемнең дә уразалы булуын белә алмый бит, чөнки ашамыйча тору гына җитми — әле ният кирәк. Аллаһ Тәгалә белә кем уразалы, кем юк, мөселманга шул җитә.

САБЫРЛЫКка өйрәнәбез. Сабыр итеп сәхәргә тору, сабыр итеп ахшамны көтү, сабыр итеп тәравих уку күңелебездә бу сыйфатны ныгыта.

Ашау-эчүдән, хәләл хатыннан бер ай буе көндезләрен тыелып тора алсак, Аллаһы Тәгалә кушканга күрә алардан читләшсәк, һичшиксез, хәрәм ризыктан да, шәрабтән дә бик җиңел тыела алачакбыз. Бигрәк тә кызу көннәрне түзү кирәк. Эссе, кызу көннәрдә ашыйсы килүдән бигрәк эчәсе килә — шуңа Раббыбыз ураза тотучылар каршында җәннәтнең Раййан исемле капкасын киң итеп ача, дип яза ибне Рәҗәп.

Раййан ул сусауны бастыру, туйганчы эчү дигәнне адңлата. Рамазан аенда кешегә никадәр аз кирәк икәнлеген аңлыйбыз. Бигрәк тә айның ахырында – ифтарда аз гына ашыйсың да, артыгы керми дә. Бер чынаяк су да никадәр кадерле була икән. Аз белән дә канәгәт булу – ЗӨҺЕДЛЕК сыйфаты. Рамазан безгә шуны да күрсәтә — юкса, кешеләр шуны аңласалар, әйбер җыю, әйбер алыштыру чире белән чирләмәсләр иде. Әле теләгән кеше бу сыйфатка соңгы ун көнне мәчеттә үткәреп тә өйрәнә ала.

Рамазанда алырга тиешле тагы бер сабак – РӘХИМЛЕК-МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК сыйфатлары. “Рәхим-шәфкатьле булмаганның үзенә дә рәхимлелек күрсәтелмәс”, диелә хәдистә. Без кичке тугызда авыз ачып, төрледән-төрле татлы ризык ашарбыз дип өметләнәбез. Кич җиткәч, тәмләп ашыйбыз да, ә мескен-фәкыйрьләрнең тугызы да тула, төн дә җитә, ләкин тамакларын туйдырырлык ризыклары булмаска да мөмкин. Җир йөзендә ачлыктан, чиста су булмаудан интегүче халык миллиард ярым. Рамазан безгә алар хәленә керергә, аларга карата рәхимлек хисе тоярга мөмкинчелек бирә һәм шуны гамәлгә ашырып, авыз ачтырырга, фитыр сәдакасы, зәкят бирергә, игелектә ярышырга куша.

Бу изге ай ИЗГЕЛЕКкә юмарт булу ае. Пәйгамбәребез турында яраннары: “Рамазан аенда Аллаһы илчесе кызу көнне искән салкын җилдән дә юмартрак булды”, — дип сөйли иде. Без дә бу айда башкаларга карата юмарт булырга өйрәник, үзебезне тел белән дә, мал-мөлкәт белән дә изгелек кылырга гадәтләндерик! Һәр һөнәр иясе үз эшенең бер өлешен бу айда Аллаһы ризалыгы өчен эшләп, изгелек кыла ала. Аллаһ Тәгалә дә безгә бу айда юмартлыгын күрсәтә, уразаның әҗер-савабын хисапсыз бирә.

Рамазан кичерү ае – Аллаһ Тәгаләнең һәр көнне уттан котылган бәндәләре бар. Иман һәм ихтисәб белән ураза тотучыга кичерү вәгъдә итә, кадер кичәсе өчен кичерү вәгъдә итә. Без дә башкаларны кичерсәк иде. Бу ай безне Коръән белән баглый, кеше Коръәннән ерагайган булса – бу айда Коръәнгә кайта. Коръән үзе дә шушы айда иңгән. Коръән – бу тормышка күзебезне ача, хак юлга бастыра. Әлхәмдә без туры юл сорыйбыз бит.

Рамазанда әле телебезне дә тыеп калырга өйрәнәчәкбез. Телне сүгенүдән, орыш-талаштан, ялганнан сакларга өйрәнү дә Рамазанның максаты. Пәйгамбәребез дә: “Бәндә уразада ялган сүзне һәм ялган белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ач торуы кирәкми”, — ди бит.

Начарлыкка начарлык белән кайтару үзе начарлык. Берәрсе синең белән сугышса яки орышышса – мин уразада дип әйт, дип өйрәтеп калдырды пәйгамбәребез. Бу айда тагын бер мөһим сыйфатыбызны тикшереп карау мөмкинчелеге туа. Ул – БЕРДӘМЛЕК сыйфаты. Уразага бердәм керә алдыкмы, тәравихларыбызда, ифтарларда бердәмлегебезгә хилафлык килмиме, аерылмыйча гаеткә килербезме? Уңай җавап булганда гына, “бердәмлектән” имтихан бирелгән дип исәпләргә була. Рамазан безгә шушы дәресне дә бирә.