Дога – гыйбадәтнең асылы

Кешенең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе Аңа кылынган дога вә гыйбадәте белән бәяләнә. Дога вә гыйбадәте булма­ган кешенең Аллаһы Тәгалә каршында бер дәрәҗәсе дә калмый. Аның бу үзенчәлеге кешеләрне яратуындагы хикмәтенә бәйле.

Аллаһы Тәгалә Китабында боерган: «Мин җеннәрне вә кешеләрне фәкать Миңа гыйбадәт итсеннәр дип яраттым». («Зәрият» сүрәсе, аять 56.) Чыннан да кешене уйландыра торган аять бу.

Дога – гыйбадәтнең асылыдыр. Чөнки кеше башка беркемгә дә өметләнмәгәндә Аллаһыга дога кылып Аңа мөрәҗәгать итә. Аллаһыга карата эчкерсезлекнең хакыйкый асылы шуннан гыйбарәт тә инде.

Аллаһының Үзенә якын бәндәсен хөрмәтләвенең бер билгесе – бәндәсәнең догасын кабул итүе; ярдәм сораса, ярдәм бирүе; яклау сораса, яклавы.

Дога кылу хакында иң кирәкле нәрсәләр – күңелнең ихлас булуы һәм бөтен барлык белән Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек кылу. Күңел ихлас булса һәм кабул булуында шик булмаса, дога, теләсә нинди вакытта һәм теләсә нинди телдә булсын, кабул булачак һәм нәтиҗәсе күреләчәк.

Дини бурычларны тиешенчә үтәү – догаларның кабул булуына өмет билгесе.

Бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә дога кылынырга тиеш. Әгәр Аллаһыдан башка затка мөрәҗәгать итәләр икән бу файдасыз хурлыкка әвереләчәк. Чөнки кешедән нәрсә дә булса сорасалар, ул яки бирә яки баш тарта. Бирсә, сораган өчен гаепли. Бирмәсә, сораучыны кимсетә. Болар барысы да мөселманның күңелен рәнҗетә. Аны кимсетә, намусын пычрата. Моннан тыш кешедән ярдәм сорау – әлеге кешенең синең хаҗәтеңне үти алуын, сиңа ниндидер файда китерә яки синнән зарарны җибәрә алуын тану ул. Бәндәдән ярдәм сораучы ышанычсыз нәрсәгә таяна. Шуңа күрә дә, кешеләр Исламга тугрылыклы булырга дип Пәйгамбәргә ант иткәндә ул еш кына алардан кешеләрдән бернәрсә дә сорамаска, үтенмәскә дип вәгъдә алган.

Димәк, кол Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт вә дога кылырга, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә дога кылган колының догасын кабул итәчәген белдергән: «Раббыгыз боерды: Миңа дога кылыгыз, Мин дә сезнең догагызга җавап бирермен. Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнгәннәр хур булып җәһәннәмгә керәчәкләр. («Гафир» сүрәсе, аять 60)

«Раббыгызга күңелдән, тыныч кына ялварыгыз. Ул чамадан тыш арттырып җибәрүчеләрне сөймәс». («Әгъраф» сүрәсе, аять 55.)

«Теләсәң, Аллаһ дип дога кыл, теләсәң, Рахмән дип дога кыл, икесе дә Аллаһының гүзәл исемнәреннәндер». («Исра» сүрәсе, аять 110.)

Мәгънәләре югарыда әйтеп үтелгән бу аятьләрдән түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Бөек Раббыбыз безгә дога кылырга куша, дога кылсак догаларыбызның кабул булачагын белдерә.

Туры юлга күндерүне, гөнаһларны гафу итүне, җәһәннәм утыннан саклауны һәм җәннәткә кертүне сорау – бәндә Раббысыннан сорарга мөмкин булган нәрсәләрнең иң әһәмиятлеләре.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аның догасын кабул итим. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирим».