«Ирләр булган табынга утырмыйм»

Узган атнада бер туганыбыз Коръән ашына чакырды. Инде җыелып беттек дигәндә генә бер апа да килеп керде. Керә-керешкә үк табын артындагыларга күз ташлады да бүлмәдән кире чыгып китте. Туганыбызны чакырып алып, ирләр булган өстәл артына мин утырмыйм, дип, киреләнә үк башлады бу. Янәсе, ирләр дә буласын нишләп кисәтмәдегез?

Ирләр дигәне барысы да үзебезнекеләр, туган-тумачалардан башка чит ир-ат юк инде. Эш болайга киткәч, тиз генә авыл мулласын чакырырга туры килде. Ярый әле, ул өйдә иде. Безнең авылда, гадәттә, ашка йә ирләр, йә хатыннар гына йөри. Йә булмаса, билгеле бер сәгатькә ирләр килә, алардан соң хатыннар. Мулла белән абыстай да шуңа карап чакырыла. Үзем өйгә Коръән укытканда да шундыйрак хәлгә тап булган идем. Аш укытам дигәч, әнинең беренче соравы «кемнәрне чакырасың?» булды. Ягъни ирләрнеме, хатыннарнымы? Ә мин моның турында уйламадым да. Янәсе, өйгә Коръән укыткач, барысын бергә чакырсаң да ярый. Аннан өй туен уздырган таныш-белешләрем барысы да ирләр белән хатыннарны бергә җыйды. Шуңа миндә кемнәрне чакырыйм дигән сорау тумады, мин шулай эшләдем дә, ә Коръән укырга исә абыстай килде. Соңыннан билгеле булганча, андый вакытта мулла чакырылырга тиешле икән. Алда әйтеп узганча, төрле аңлашылмаучанлыклар килеп тумасын өчен, мәҗлес җыйганчы нәрсәләрне истә тотарга? Без шул хакта Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНнән сорадык.

Мәхмүт хәзрәт, Коръән ашы үткәргәндә кешеләрне ничек чакырырга? Аның билгеле бер тәртибе бармы?

– Шәригатьчә мәҗлес үткәрү тәртипләренә килгәндә, әзерләнәчәк мәҗлес, иң әүвәл, хәләлдән булырга тиеш. Анда бары хәләл ризыклар гына куелсын. Икенче мәсьәләгә тукталганда, мәҗлескә бездә кешеләр төрлечә чакырыла. Ирләр дә, хатыннар да бергә килгән очракта, алар ике бүлмәдә утыра. Мондый мөмкинчелек булмаганда, табынның бер ягына ирләр, икенчесенә хатыннар урнаша. Иң мөһиме – алар бер-берсенә терәлеп утырырга тиеш түгел. Аерымрак утырулары хәерлерәк. Мәҗлесне абыстай алып барса, ирләр утыру килешми. Ирләр булган очракта да, ире, улы, абый-энесе, оныклары гына булырга мөмкин. Ирләр дә, хатыннар да бергә җыелганда, Коръән укырга мулланы чакырыгыз.

– Шәригатьчә мәҗлес үткәрүнең тагын нинди тәртибе бар?

– Шуны кисәтәсем килә: Коръән ашы гайбәт сөйләүгә әверелмәсен иде. Табын артында кайвакыт теге яки бу кешенең кимчелекләрен тикшерә башлыйлар. Моны инде Коръән мәҗлесе дип атап булмый. Ул кабул да булмый. Ашта вәгазь тыңлап, Коръән укып, дини сорауларга җавап ишетеп, үзеңне рухи яктан баетып кайтып китәрлек булсын. Аш дини атмосферада узарга тиеш.

– Мәҗлескә кеше күп чакырылган саен яхшырак, диләр…

– Җәмәгать белән укылган дога кабул була дигән кебек, кунак никадәр күп булса, шуның кадәр сөенеч-шатлык таратасың дигән сүз. Күпме ризык биреп сөендерә алсаң, шуның кадәр әйбәтрәк. Мәҗлескә чакырганда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), фәкыйрьләрне читләштергән, гарипләрдән оялган мәҗлес кабул булмас, дип әйткән. Шуңа күрә дә тирә-күршеләрдән фәкыйрьрәк кешене чакыру саваплы, кирәкле гамәл. Баерак туганны, хәллерәк дусны чакырыйм, ә боларның җәмгыятьтә дәрәҗәләре юк, алары кирәк түгел дип, халыкны бүләргә кирәкми. Иң әүвәл туганнарыңны, алардан соң күршеләреңне, аннан дусларны, фәкыйрьләрне чакырыгыз.

Мәхмүт хәзрәт, соңгы вакытларда Коръән ашын бик зурдан кубып, туй табыны кебек, исерткеч эчемлекләр булмаса да, кабымлыклар куеп уздыра башладылар. Моның кадәр үк затлылык кирәкме икән?

– Кеше күңелен күрү, башкаларны шаккатыру уңаеннан уздырган мәҗлес кеше күңелендә генә кала. Коръән ашын Аллаһы ризалыгы өчен уздыру мәслихәт. Әлбәттә, әгәр дә мөмкинлегең бар икән, малыңа зыян килмәсә, купшы мәҗлес үткәрергә ярамый дип әйтеп булмый. Әмма ләкин күршеләреннән бурычка алып, балаларының авызыннан өзеп уздырырлык булмасын. Хәленә күрә, гаиләсенә зарар китермичә, булганыннан әзерләнсә, бәрәкәтлерәк һәм кабул да була. Гаилә авыр хәлдә булса, фәләншәр кеше чакырып, мул итеп табын уздыру мәҗбүри түгел бит. Чәй куеп, коймак пешер дә, күршеләреңне чакыр. Алар белән бергә дога кылу да савап, ул Коръән ашы үткәрү белән бер.

– Сәдака итеп элек кулъяулык, сабын ише әйберләр тараталар иде, ә хәзер табак-савыт, сөлгеләр дә алып килә башладылар. Бу бүләк тарату түгелме?

– Сәдака итеп бүләк тарату – сөннәт. Үз ихтыярында булган гамәл ул. Шәригать ярый-ярамыйга гына бүленми бит. Моңа эшләсәң – әйбәт, эшләмәсәң дә була дип карарга кирәк. Таратмасаң, гөнаһлы булмыйсың. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), бер хөрмә биреп булса да кешенең күңелен күрегез, дигән. Кечкенә генә дога китаплары, тәсбих та өләшәләр. Аларның кайсысы саваплырак дип карап булмый, барысы да урынлы. Булдыра алсаң, әйткәнемчә, саваплы гамәл. Моның өчен күп акча кирәкми. Аларны хәлеңә күрә бирергә кирәк. Иң мөһиме – ниятең изге булу.