Ислам дине нәрсәдән башлана?

uZE44mvQNSMИслам динен кабул итү өчен калебең белән ышанырга һәм чын күңелеңнән шәһадәтне укырга кирәк. Шәһадәт сүзләре: «Әшһәдү әл-лә иләһә иллә-Ллаһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ»

 

Шәһадәт китерү – ул ислам диненең иң беренче һәм иң мөһим баганасы. Шәһадәтне тел белән әйтү һәм аңа күңелең белән ышану – Ислам кабул итүнең шарты булып тора.

Ул ике өлештән тора: Аллаһка һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаху галәйһи вә сәлләмгә) иман китерү –

«Әшһәдү әл-лә иләһә иллә-Ллаһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ»

Тәрҗемәсе: «Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм».

«Әшһәдү» сүзе «мин таныклык бирәм» дигәнне аңлата.

«әл-лә иләһә» – «илаһ юк (гыйбадәткә лаеклы зат юк)»

«иллә-Ллаһү» – «Аллаһы Тәгаләдән башка»

«вә әшһәдү әннә» – «һәм мин таныклык бирәм»

«Мүхәммәдәр расүлүллаһ» – «Мөхәммәд – Аллаһы Тәгаләнең илчесе» дигәнне аңлата.

Шәһадәтнең мәгънәсен аңлап укырга кирәк. Галимнәрнең барысы да бер фикердә ки, әгәр дә шәһадәтне һичьюгы гомуми мәгънәсенә төшенеп кенә булса да әйтмәсәң, ул әле сине Исламга алып кермәячәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Син белеп тор: Аллаһның Үзеннән башка гыйбәдәткә лаеклы һичбер нәрсә юк» («Мөхәммәд» сүрәсе, 19 нчы аять).

 

Шәһадәтнең әһәмияте

Шәһадәт – ул диннең нигезе, аны әйткәннән соң кеше мөселман була. Шәһадәтне мөмкин кадәр ешрак әйтү мәслихәт. Җан бирер алдыннан, экстремаль шартларда, тормыш куркыныч астына куелганда шәһадәтне уку бик тә мөһим.

Әлеге сүзләрне чын күңелдән әйткәннән соң мөселман буласың һәм синең тормышың өр-яңа биттән башлана. Әмир бине Әсадтан риваять ителә: «Бервакыт мин Пәйгамбәребезгә (сгв) килдем һәм ул әйтте: «Миңа тотыну өчен үзеңнең уң кулыңны бир!» Һәм ул миңа үзенең кулын сузды. Ә мин сузмадым һәм ул шулчак әйтте: «Синең белән ни булды, Әмир?» Мин шарт куярга теләвемне әйттем. Пәйгамбәр (сгв) сорады: «Син нинди шарт куярга теләдең?» Мин әйттем: «Минем барлык гөнаһларым да ярлыканса иде». Шуннан соң ул әйтте: «Әллә сиңа билгеле түгелме, Ислам үзенә хәтле булганнарның барысын да гафу итә бит?»» (Мөслим).

Ислам динен кабул иткәннән соң госел алу (бөтен тәнне юу) мөстәхәб (күркәм) булыр.

Шуны онытмыйк: «Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдәр расүлүллаһ» кәлимәсе Исламга алып кереп кенә калмый, без аңа, үзебезнең тормыш ориентирларыбызны һәм карашларыбызны туры китереп, гомер буена тугры калырга тиешбез.

 

Читайте также: