Кем ул Карун?

Безнең халыкта берәр саран кеше турында сүз чыкса, «Ул бит карун, аннан кыш көне бер уч кар да алып булмый» диләр. Бу сүз безнең телгә каян килеп кергән соң? Сүзнең асылына төшенү өчен, Коръәнгә мөрәҗәгать итеп карыйк. «Хактыр ки, Карун Муса кавеменнән иде. Ләкин ул тәкәбберләнде. Без аңа шундый байлык бирдек, хәтта хәзинә амбарларының ачкычларын баһадирлар да көчкә күтәреп йөрер иде. Кавеме Карунга әйтте: «Байлыгың белән масайма, Аллаһы мактанчыкларны сөймәс» – диде (28:76).

Чынлыкта, Карун мифик шәхес түгел, ул пәйгамбәр Мусаның (с.г.) кардәше булган, димәк, тарихи шәхес. Әмма Карун үзенең байлыгы белән тәкәбберләнеп, үзенең кардәше Мусадан (г.с.) көнләшә һәм аның дәрәҗәсен үзенә алырга тели. Аллаһы Тәгалә Карунны кисәтеп әйтә: «Аллаһының сиңа биргән мөлкәтеннән зәкят, садака биреп, Ахирәт көненә әзерлән. Дөньядагы өлешеңне дә онытма. Аллаһы сиңа байлык биргән кебек, син дә кешеләргә юмарт бул» (28:77).

Карун Аллаһының бу үгет-нәсыйхәтенә каршы: «Бу байлык миңа бары тик гыйлемем аркасында гына килде…» – ди (28:78).

Әйе, Карунның зиннәтләрен, мал-мөлкәте сакланган амбарларның ачкычларын гына да уннан артык баһадир күтәреп йөргәч, аның байлыгы исәпсез-хисапсыз булган, әлбәттә. Ләкин ул үзенең кардәшләренә һәм кавеменә аз гына да өлеш чыгармый. Бу бәндәнең саранлыгы чиктән ашкан була. Менә ни өчен безнең искитмәле гыйлем ияләре булган әби-бабаларыбыз саран кешене аның исеме белән карун дип атаганнар. Димәк, безнең бабаларыбызның Коръәнне бик яхшы белгәненә, аларның фәнни һәм дини гыйлем ияләре булганына шик калмый.

Җиң сызганып коммунизм төзегәндә, белгәнебезчә, барыбыз да бертигез хәерче идек, дияргә була. Әмма бүген, илдәге вәзгыять белән бергә, халык та байлар һәм хәерчеләр сыйныфларына аерылды. Бүгенге байларның милке Карунныкыннан һич тә ким түгелдер. Һәм шулай ук, нәкъ Карун кебек, үзләреннән өлеш чыгарырга теләүчеләр дә күренми. Татарлар арасында бай кешеләр революциягә чаклы да булган, менә алар, Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, зәкят-садакалар гына биреп калмаганнар, ә мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, шифаханәләр төзеткәннәр, хәерчеләр өчен түләүсез ашханәләр булдырганнар. Шуның өчен без ул байларыбызны сагынып искә алабыз. Алар тарихка үзләренең исемнәрен хәләл көчләре һәм изге эшләре белән язып калдырган. Әгәр дә бүгенге бай милләттәшләребез дә шушы юлны сайласалар, Аллаһының рәхмәтенә ирешерләр, һәм кирпич коймалары үз өсләренә авып төшмәс иде. Аллаһы Тәгалә карун турында тагын мондый хәбәр бирә: «Без Карунны зиннәтле сарайлары белән бергә җиргә уптырдык. Аллаһы каршында аны якларлык беркеме дә юк иде. Ул үзен-үзе якларлык хәлдә дә түгел иде» (28:81).

Безнең асыл егетләребез дә Карун хәлендә калмасын, дигән олы борчылу белән, Аллаһы Тәгалә аларның иманнарын ныгытса иде, дигән догада калам.

 

Рәсим хәзрәт

ХӘБИБУЛЛА