Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

09200624235954Борыңгы галимнәрнең сүзе буенча, мәчеткә карата унбиш төрле хөрмәткә лаек гамәл бар. Менә шулар хакында белеп торсак, шуларны истә тотсак динебезгә карата бер хөрмәт тә, үзебезнең әхлакны тәрбияләү дә булыр. Нинди гамәлләр турында сүз бара соң? Менә алар:

1) мәчеткә кергәч, анда утырып торган, дәрес алмаган яки зикер әйтү белән шөгыльләнмәгән кешеләргә сәлам бирергә кирәк.

2) кереп утырганчы ике рәкәгать “Тәхиятел-Мәсҗид” намазы (мәчетне сәламләү намазы) укырга кирәк;

3) мәчеттә сату-алу белән шөгыльләнмәскә, тиҗарәт (сәүдә) эшләре алып бармаска;

4) әгәр үзең белән корал булса, аны чыгармаска;

5) югалткан әйберне эзләмәскә;

6) Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәскә;

7) мәчеттә дөнья хәлләрен сөйләмәскә;

8) утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмаска;

9) урын өчен бәхәсләшмәскә;

10) намаз укыганда үзең белән бер рәттә торганнарны кысрыкламаска;

11) намаз укучылар алдыннан үтеп йөрмәскә;

12) төкерегеңне чәчмәскә;

13) бармак шартлатып яисә шакылдап утырмаска;

14) кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләр намаз уку урыннарына йомышларын үтәп куйса, аны чистартырга;

15) Аллаһы Тәгаләгә күбрәк зикер әйтергә.

 

Читайте также: