Рәҗәб – Аллаһының ае

month-of-rajabРәҗәб ислам дөньясындагы дүрт мөбарәк айның берсен тәшкил итә. Мигъраҗ кичәсе шушы айда булганы өчен мөселманнар аны изге санаганнар. Ә гарәпләр Рәҗәб ае кергәч, үзара сугышларны туктата торган булганнар. Быел 30 апрельдә башланган Рәҗәб аеның соңгы көне 29 майга туры килә.

 

Пәйгамбәребез (салләЛлаһү гәләйһи вәсәлләм) бу өч ай турында: “Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”, — дигән һәм: “Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, — дип дога кыла торган булган.

Әнәс (радыаЛлаһү ганһү) әйткән: «Пәйгамбәребез (салләЛлаһү гәләйһи вәсәлләм) әйтте, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт».

Күп еллар элек яшәгән галимнәр болай дигән: “Рәҗәб — чәчү, Шәгъбән – су сибү, Рамазан – җыю”. Димәк, алар бу айдан башлап Рамазанга әзерләнәләр иде. Бу айда күбрәк тәүбә итәргә, гыйбадәт кылырга кирәк. Ураза тоту, сәдака бирү вә намазлар кылу булсын, Рәҗәб аенда бер изгелеккә 10 тапкыр артык савап язылыр.

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул – Мигъраҗ кичәсе,  Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд  галәйһиссәләм тормышында олуг могҗиза булып санала.