Сак булыгыз – риба

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бервакыт сәхабәләреннән: «Базар янында үлеп яткан сарык бәрәнен кайсыгыз бер дирхәмгә сатып ала?» – дип сорады. Сәхабәләр: «Йә Аллаһының илчесе, бу үлгән бәрән белән нишләп булсын?», – дип җавап кайтардылар. Шунда ул: «Бушка бирәм, кайсыгыз ала? – диде. Сәхабәләр: «Бушка да кирәк түгел», – диделәр. Шунда Аллаһы илчесе болай диде:

«Әй, сәхабәләрем, сез менә бу үлгән сарык бәрәнен бушка да алмыйсыз, ә Аллаһы бу дөньяны шушы сарык бәтие хәтле дә кылмады бит…»

Кызганыч ки, җәмгыятебез икътисады рибага корылган, шулай ук күп өлешен хәмер сатудан кергән керем тәшкил итә. Ә нәрсә соң ул риба? Риба – бер кешегә әҗәткә биреп торып, ул кайтарган вакытта, әҗәтеннән тыш өстәмә сумма таләп итү. Мәсәлән, бер кешегә бурычка бер мең сум биреп торып, кайтарып алганда 1200 сум итеп алу. Шул артык 200 сум риба була. Рибаны алучы да, бирүче дә – гөнаһлы. Рәсүлебез галәйһиссәлам бер дирхәм риба алу яки бирү Кәгъбәтуллаһ янында газиз әнкәң белән 17 тапкыр зина кылуга бәрабәр, диде. Уйлап карасаң, риба хәтта зина кылучылардан да түбәнрәк, кабахәтрәк гөнаһ икән бит. Ни үкенеч, хәтта мөселманнар да процентка ссудалар алып, шуңа кирәк-ярак, машина, йортлар ала. Нишләп Аллаһыдан курыкмыйлар икән? Раббыбыз Аллаһы, рибага керүчеләрне ләгънәт кылды, бәндәләр барыбер ул малның игелеген күрмәячәк, чөнки хәрәмдә бәрәкәт юк. Кеше шушы процентлы әҗәтне түли алырмын, дип ышанып ала, имеш, аның эшеннән керем яхшы керә. Ә бит без иртәгә нәрсә буласын, хәтта бүген кичкә исән-сау булу-булмавыбызны да белмибез, барысын да белүче – бер Аллаһы. Бүген бик зур суммада ссудалар алып, шуны түли алмаучылар байтак. Кайберәүләр шуның аркасында үз-үзенә кул салып, якты дөнья белән хушлаша хәтта. Бу бәндәләр шушы гамәл аша дөрләп янган утка барып керә, кабер дөньясындагы газап фәрештәләре ялыну, үтенүне аңламыйлар, аларны Аллаһы газап кылыр өчен бар кылган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә болай диде:

«Аллаһы Тәгалә риба ашаучыны, аңа вәкаләтле булучыны, ике шаһитын һәм язучысын ләгънәт кылды».

Әгәр дә бер җирлектә ачыктан-ачык зина кылынса, риба бирелсә, алынса, Аллаһы ул җирлекне юкка чыгарачак. Без берничек тә тыныч була алмыйбыз. Без яшәгән җирлектә зина кылу, риба ашау, хәмер эчү, наркомания – барысы да ачыктан-ачык кылына. Хәтта иң фәхеш эшләрдән саналган, Лут пәйгамбәр халкы юк ителүгә сәбәп булган, ике ирнең үзара якынлык кылуы да киң таралган, хәтта алар өчен махсус клуб булдырылган. Мөхтәрәм җәмәгать, көтмәгәндә-уйламаганда өстебезгә әллә нинди хәвеф килүе ихтимал.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә риба хакында менә нәрсә ди:

«Риба ашаучылар ахирәттә шайтан зәхмәте суккан кеше кебек торыр. Аларның бу хәле: «Сату-алу да нәкъ риба кебек бит», – дигәннәре өчен. Хәлбуки, Аллаһы Тәгалә сату-алуны, сәүдәне хәләл кылды, ә рибаны хәрәм кылды. Әгәр берәүгә Раббысы тарафыннан үгет-нәсыйхәт килеп ирешкәч тыелса (риба ашаудан туктаса), элек кылган рибасы гафу ителер һәм аның эше Аллаһы хөкеменә тапшырылыр. Кем кабаттан риба алса, ул җәһәннәм әһеле булып, анда мәңге калыр. Аллаһы Тәгалә рибадан бәрәкәтне ала, сәдаканы исә үстерә. Аллаһы Тәгалә гөнаһ кылучы кәферләрнең һичберсен сөймәс. Хакыйкатьтә, иман китерүчеләр, изге гамәл кылучылар, намаз укучылар һәм зәкәт бирүчеләр – барысының да әҗер-саваплары Раббылары хозурындадыр, аларга һичбер куркыныч янамый һәм алар кайгырмаслар да. Әй, иман китерүчеләр! Әгәр мөэмин булсагыз, аласы рибаларыгызны ташлагыз. Шулай эшләмәсәгез, Аллаһы һәм аның рәсүле тарафыннан сугышка чакырылырсыз. Әгәр тәүбә итсәгез, төп малыгыз үзегезнеке булыр, золым кылмасагыз, үзегез дә золым кылынмассыз. Әгәр бурычлы кеше авыр хәлдә булса, хәле җиңеләйгәнче аңа вакыт бирегез. Ә сәдака кылуыгыз сезнең өчен яхшырактыр. Сез Аллаһыга кайтарылачак көннән куркыгыз! Соңрак һәркемгә үзе кәсеп кылган нәрсәсе бирелер һәм алар золым кылынмаслар». (Бәкара 275-281)

Әй газиз мөэмин-мөселман кардәшләрем! Шушы өч көнлек дөньяга алданып хәрәм юлларда булудан сакланыйк! Аллаһының газабыннан куркыйк, рибага кермик. Күпчелек кеше: «Банктан ссуда алмыйча гына яшәп булмый ул», – ди. Димәк, алар фикеренчә, Аллаһының дине, Мөхәммәд галәйһиссәлам алып килгән ислам хаталы булып чыга. Аллаһы Тәгалә, аның рәсүле риба алмагыз, бирмәгез, рибаны ашамагыз, дип кисәтеп торганда, без ничек итеп риба ала алабыз?! Һәр гамәлебез теркәлә, җәмәгать, гамәл дәфтәрендә тузан бөртеге чаклы изгелегебез дә, тузан бөртеге чаклы начарлыгыбыз да язылып барыла. Бу дөньяда нәрсә генә кылсак та, ахирәттә ул гамәлебезне барыбер очратабыз, әмма бу дөньяда төзәлер өчен мөмкинчелек бирелгән. Хаталандың икән – тәүбә ишекләре ачык, Раббыбыздан кичерүен сорыйк, Ул кичерүче. Раббыбыз безгә тузан бөртеге хәтле дә җәбер-золым кылмый, гөнаһлы гамәлләр эшләп, без үз-үзебезгә җәбер-золым кылабыз. «Килгән барча хәсрәт, сыкрау, авырулар үз кулыгыз белән кылган эшләр нәтиҗәсе», – ди Раббыбыз Аллаһы.

Аллаһы безне Үзеннән куркучы хак мөэминнәрдән кылса иде. Шушы каһәрләнгән дөньядан иман белән үтәргә насыйп әйләсен.

 Рамис хәзрәт ГАРИФУЛЛИН