Япониядәге беренче мәчетне татарлар төзегән

Юта Хисияма Токио каласында яши, татар телен тирәнтен өйрәнүче булачак галим. Татар телендә язып кына калмыйча, хәттә иркен сөйләшә алучы егеттән японнарның ислам диненә карашын белештек

– Япониянең Токио каласында мөселманнар күпме?

– Токиода яшәүче мөселманнар күп түгел. Гомумән, Япониядә яшәүче мөселманнарның саны аз, дип уйлыйм. Ләкин кызыклы фактлар бар. Япониягә Исламны беренче булып революция вакытында безгә күчеп килгән татарлар керткән. Аларның бер өлеше Токиога килеп, анда татар җәмгыятен оештырган. 1938 елда алар Токио мәчетен төзеткәннәр. 1950 елларда аларның күбесе башка илләргә күчеп киткән. 1985 елда Токио мәчете, бинасы иске булу сәбәпле, җимерелгән. 2000 елда Төркия ярдәмендә яңа мәчет ачылган. Хәзерге вакытта Токиода яшәүче мөселманнар анда гыйбадәт кылалар.

– Юта, сездә мөселманнарга мөнәсәбәт ничек?

– Мин аларга нормаль карашта. Мин ислам дине турында университетта өйрәндем. Шуңа күрә минем мөселманнарга тискәре фикерем юк. Ләкин японнарның күбесе ислам динен куркыныч дин дип саный. Чөнки Япония матбугатында ислам дине турындагы мәгълүматларның күбесе ислам терроризмы турында. Японнар ислам динен дөрес аңларга, аңа начар карашта булмаска тиешләр, дип уйлыйм.

– Мәчетегездә төрекләрдән тыш нинди милләт кешеләре гыйбадәт кыла?

– Токио мәчетенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, Пакъстан, Индонезия, Малайзия, Төркия, Бангладеш, Япония, Урта Азия, Африка дәүләтләреннән эш белән Токиога килгән мөселманнар мәчеттә гыйбадәт кыла.

 – Япониядә гарәп теле укытылмый дигән сүз дөресме? Дөрес булса, ни өчен?

– Дөрес түгел. Япониядә ике университетта гарәп теле бүлеге бар. Башка университетларда да гарәп теле дәресләре уза. Минем берничә дустым да университетта гарәп телен өйрәнә. Хәтта телевизордан да гарәп телен өйрәтүче тапшырулар күрсәтелә.

– Юта, японнар үз традицияләрен саклыймы?

– Калган традицияләр дә, югалган традицияләр дә бар. Мәсәлән, Япониянең гадәти спортының берсе – сумо көрәше хәзерге вакытта да бик популяр, телевизорда турыдан-туры эфирда күрсәтелә. Япониянең традициональ театрлары — “Кабуки”, “Но” һәм “Кёгэн” хәзерге вакытта да уйнала. Гомумән, аларны карт кешеләр яратып карыйлар. Япониянең төрле төбәкләрендә элеккедән калган фестивальләр үткәрелә. Япониянең элекке башкаласы Кётода ел саен июль аенда үткәрелгән “Гион Фестивале” — иң танылган фестиваль. Ләкин, II Бөтендөнья сугышыннан соң Япониянең икътисад ягыннан бай булуы белән бергә, японнарның яшәү рәвеше европалашкан, шуңа традициональ гореф-гадәтләренең күбесе югалган. Мәсәлән, япон халкының милли киеме кимононы көн саен кимиләр. Хәзерге вакытта, кимононы фестивальләрдә генә күрергә мөмкин. Көн саен японнар ашаган ризыклар да европалашкан. Бүген дөгедән күбрәк икмәк ашый торган кешеләрнең саны артып бара.

– Яшьләрегез дингә нинди карашта?

– Яшьләр генә түгел, японнарның күбесе дин турында уйламыйча яши. Япония халкының күпчелеге буддизм һәм синтоизм тота. Алар туйларда, бәйрәмнәрдә, җеназаларда гына дин эшләре белән шөгыльләнәләр.

– Японияне гадәттә башка илләргә караганда «ябык» ил буларак бәялиләр. Сез күбрәк үз казаныгызда кайныйсыз, ягъни башкаларның идеологиясеннән сакланып яшисез, диләр…

– Япония — утрау-дәүләт һәм ике гасыр буе (1639-1854) ул “ябык” ил булган. Шуңа күрә, башка илләр белән чагыштырганда, идеология ягыннан аны “ябык” ил, дип уйлыйм. Бүгенге көндә Япония икътисад ягыннан да ябык ил булып кала бирә, дип әйтүчеләр дә бар. Япон компанияләре японнарга махсус продуктларны сатып килгәннәр. Бу хәл ябык утрауларда үзенчәлекле җанварлар яшәгән Галапагос утрауларына охшаш булганга, Япония “галапагослаша” дип әйтүчеләр дә бар. Бөтен дөньяда сату эшләре алып бару өчен япон компанияләре эшкә чит телләрне, дөньяны яхшы белгән яшьләрне алырга тели. Ләкин чит илләргә укырга киткән яшьләрнең саны кими бара. Шуңа күрә, япон яшьләре чит илләргә китми, алар “ябык” кешеләр, дип санала.

 

“Әссалә-мөгаләйкүм! Хөрмәтле җаваплы мөхәррир, сезнең сәхифәгезнең берсендә Токио каласыннан Юта Хасияма исемле студент белән әңгәмә урнаштырылган иде. Анда сүз Ислам диненең Япониягә үтеп керүе, беренче мәчет салынуы турында сүз барган иде. Әйе, дөрестән дә бу эшең башында безнең милләттәшләребез торган. Әмма шул хакта искә алабыз икән, безнең атаклы милләттәшебез 20 нче гасырның башларында татар иҗтимагый тормышында зур урын алып торган бер шәхесне яд итмичә үтү гаделсезлек булыр иде. Мин биредә Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимовны (1857-1944) халык арасында “Рәшит казый” дигән даны таралган күренекле галим-эзләнүче, Ислам динен таратучы, миссионер, нашир, сәяхәтче, язучы һәм публицистны истә тотам. Кем соң ул Рәшит Ибраһимов? Ислам динен таратуда аның өлеше нидән гыйбарәт? Япония кебек “ябык” илдә мөселман өммәте оештырып, гыйбадәтханә салуга ул ничек ирешкән? Әлеге сорауларга җавапны мин “Татар зыялылары”(“Татарские интеллектуалы” (Казань, “Магариф”, 2005) дигән китаптан эзләп таптым. Шушы язманы  укучылар игътибарына тәкъдим итсәгез иде. Габдерәшит Ибраһимовның тууына быел 155 ел тулганын да исегезгә төшерәм”. Рәхим Рәшитов, журналист.

 

Ибраһимов  Габдерәшит Гомәр улы 1857 елның 23 апрелендә Тубыл губернасы Тара шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган төбәгендәге мәктәп-мәдрәсәләрдә ала. 1877 елдан Казан артының данлыклы Кышкар мәдрәсәсендә укый. 1879-1884 елларда Мәдинә шәһәрендә дин гыйлемен үзләштерә, Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешә. 1885 -1892 елларда Тара каласының җәмигъ мәчете имамы һәм мәдәррис була. 1892 елда Оренбургта Диния нәзарәтенең казые итеп сайлана. 1895 елдан эмиграциядә. Стамбулда “Чулпан йолдызы” китабын бастыра. Бу китапта Россиянең патша хакимиятенең татарларны руслаштыру сәясәтен бик нык тәнкыйтьли. Мөфти М.Солтановны моңа каршы бернинди чара күрмәүдә, бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепли. Аны царизмның агенты дип атый. “Чулпан йолдызы “ китабының икенче басмасы 1907 елда Санкт-Петербургта басылып чыга. 1897-1900 елларда Г.Ибраһимов чит илләр буйлап сәяхәт кыла. Ул Стамбул, Мисыр, Хиҗаз, Фәләстыйн, Иран, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгария, Россиянең көньяк төбәкләре, Кавказ, Каспий диңгезе буйлары, Бохара, Төркестанда була. Россияга әйләнеп кайткач, Г.Ибраһимов иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1900-1908 елларда Санкт-Петербргта аның нәшилегендә “Миръат”, “Наҗәт” журналлары, «Өлфәт» гәзите, “ат-Тилмиз” атналыгы нәшер итеп тарата.

Бу басмаларда  патша администрацисенең илнең мөселман халыкларына карата алып барылган астыртын христианлаштыру, руслаштыру сәясәте фаш ителә, ислам динен ныгыту һәм үстерү, мәгърифәт, тарих, мәдәният мәсьәләләре киң яңгыраш таба. “Мөселман иттифакы” фиркасенең Петербургтагы секцисенең рәисе итеп сайлана. Рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. 1907 елда Төркестанга сәяхәт кыла, мәдрәсәләр эше белән кызыксына, укыту һәм шәкертләрне тәрбияләү мәсьәләләре белән таныша. 1908 елда Казан, Уфа, Чиләбе, Петропавловск, Омск, Томск, Өркет аша Монголия, Манчжурия, Харбин, Владивосток аша Япониягә барып чыга. Биредә югары катлам даирәләре, хәрбиләр белән ныклы элемтәләр һәм хезмәттәшлек урнаштырып, аларны ислам динен кабул итәргә күндерә. 1909 елда Кореяга китә, Кытай, Сингапур, Һиндстан аша Стамбулга кайта. Сәяхәт вакытында алган тәэсирләрен “Ислам дөньясы” дигән китабында язып бастыра. 1911 елда Италия белән Төркия арасында сугыш барганда яшерен рәвештә Төньяк Африкага – Триполига барып чыга.1912 елда Көнбатыш Төркестан, Бохара, Әфганстан һәм Хиҗазга сәяхәт кыла. 1916 елда Берлин янындагы Зоссен лагерендә мөселман әсир солдатларының лагерендә була. 1917 елда Бөтендөнья халыкара конференциясе көннәрендә Стокгольмда була. 1919 елда Мәскәүдә һәм Казанда халыкара хәл турында чыгышла

р ясый. 1919-1921 елларда Себердә Тубыл, Омск, Тара калаларында халык алдында чыгышлар ясый. Көнчыгыш Төркестанга сәяхәт итә. Җирле мөселман халыкларын уйгур, казах, татарларны милли азатлык өчен көрәшкә өндәп ялкынлы чыгышлар ясый. Төркиягә әйләнеп кайта һәм 1931 елда кабат хаҗ кыла. 1933 елда янә Япониягә бара һәм 1937 елда Токиода җәмигъ мәчете төзетеп шунда имам була. 1939 елда Япониядә ислам дине рәсми рәвештә дәүләт дине итеп раслана. 1944 елның 31 августында вафат була. Җәсәде Токио янындагы мөселман зиратында күмелә.

 

Источник: http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/8619-yaponiyad%D3%99ge-berenche-m%D3%99chetne-tatarlar-t%D3%A9zeg%D3%99n.html