Сарапулда мәчет төзелеше дәвам итә

сюжет 3.Still001Сарапул шәһәренең “Элеконд” дип аталучы  районында  урнашкан мәчетне яңарту эшләре бара.  Бер ел  эчендә  мәчет бинасының мәйданы киңәйтелгән, манарасын да күтәргәннәр.

 

Бүгенге көндә иман йортының ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләрендә төп эшләр башкарылган:  идәннәре җылытылган, түшәме дә тулысынча ясалып беткән. Чиратта — диварларны буяу көтелә.

Әхмәд хәзрәт Халиков — Сарапул шәһәре имам-хатыйбы, төзелеш, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе. Аның сүзләре буенча,  иман йортын төзекләндерүдә дин кардәшләребез дә, шәһәр хакимияте дә бик нык ярдәм итә икән.  “ Барлык гамәлләребездә дә Аллаһы Тәгалә булыша. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр күп. Кемдер акчалата бирә, мөмкинлеге булмаганнар килеп үз куллары белән нидер эшләп китәләр.  Мәчетнең төзекләндерелүенә  мөселманнар бик сөенә”, — диде Әхмәд хәзрәт.

Мәчетнең бер ягы иске бинаныкы булгач, кайбер авырлыклар белән дә очрашырга туры килгән.  Зур ярык барлыкка килгәнгә күрә, урам якка караган  диварны сүтеп, яңадан төзиячәкләр. Киләчәктә таштан веранда ясау,  тәһарәтханәләр, аерым керү ишеген булдыру күздә тотыла. Иман йорты салынган урамда асфальт юл җәеләчәк. Мәчет барлык замана таләпләренә дә туры килер дип көтелә.

Эшләр әкренләп алга таба барса да, Әхмәд хәзрәт матди яктан ярдәм кирәклегенә басым ясады. Мәчеткә яңа келәмнәр алу өчен генә дә 60 мең сумга якын акча кирәк икән. Аллаһы Тәгалә йортын тышкы яктан да төзекләндерергә, сайдинг белән тышларга уйлыйлар. Монысы да зур күләмдәге чыгымнар тотуны таләп итә.   Дин кардәшләребез әле изге эштән читтә калмасыннар иде!

Эльвира Хуҗина.

 

Реквизиты для оказания помощи Сарапульской мечети:

 

Инн-1827018341

кпп -182701001

р/с 40703810068210100158

г.сарапул ул. Сибирская 5.

В Ак СБ РФ ОАО Сар.отд.78 К/С

30101810400000000601 Удмуртское

Осб / 8618 г. Ижевск Бик 049401601

Имам-хатыб. Халиков Дамир Фанавиевич действует на основании Устава.

Местная мусульманская религиозная организация «Махалля» поселка Элеконд города Сарапула.

сюжет 3.Still007сюжет 3.Still006сюжет 3.Still005сюжет 3.Still004сюжет 3.Still003сюжет 3.Still002

Читайте также: