Бала төшерү – олы гөнаһ

img_v_tatarstane_10126Бала төшерү хәзер йогышлы чиргә әйләнеп бара. Кайбер хатын-кызлар аның сәламәтлеккә зыяны турында да, җәмгыятьтә хупланмаган гамәл булуы хакында да уйламый. Ә бит бала төшерүне диннәр дә тыя. Исламда бу олы гөнаһ санала. Чөнки бала төшерү – яшәешкә, тереклек дөньясына каршы җинаять ул. Әлеге гөнаһ хакында безнең мәчет имамы белән сөйләштек.

– Хәзрәт, адәм баласына җан ничек иңә?

– Бу мәсьәлә турында Аллаһ Тәгалә изге китабы – Коръәни Кәримдә әйтә. Ул анда ананың карынында барлыкка килгән баланың – яңа кешенең халәтләрен күрсәтә. Ир белән хатын кушылгач, сабый башта тамчы гына була. Аллаһы Тәгалә аны «тамчы», ди. Аннары канга, соңрак ит кисәгенә әйләнә. 120 көннән, ягъни дүрт ай чамасы вакыт узгач, шушы ит кисәгенә фәрештәләр ярдәме белән җан керә һәм бала формалаша башлый, аның сизгерлеге арта.

– Ислам нигезләре буенча бала төшерү олы гөнаһ. Моңа нинди дәлилләр бар?

– Исламда бала үтерү – зур гөнаһ. Монда бернинди бәхәс юк. Тарихка күз салсак, шуны күрербез: гарәп халкында, исламны кабул иткәнче, яңа туган балаларын тереләй күмү киң таралган була. Алар ашарга ризык җитмәүдән куркып харап иткән.

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әти-әнисе тарафыннан үтерелгән сабый кыямәт көнендә, алар каршына килеп басып: «Нинди гөнаһларым һәм хаталарым өчен сез мине үтердегез?» – дип сорар», – ди.

Аборт ясату, ягъни бала төшерү дә, яңа туган сабыйны күмеп кую да икесе бер җинаять – кеше үтерү. Хәзер бәндәләр хайванга караганда да түбәнгә тәгәрәде. Бер генә җанвар да, баласы тугач, аны ташламый, чүп савытына салып калдырмый, мендәр каплап та үтерми. Кешеләр арасында исә мондый вәхшилек колач җәйгән, ягъни ислам динен кабул иткәнче гарәп илендә балаларны үтерү ничек күп булса, хәзер шул заманга охшаш хәлне күрәбез. Ни өчен андый имансызлыкка җиттек соң дигәндә, бәгыребез ката башлады дияргә кирәк. Тормыш авыр дип яки башка төрле сылтау-сәбәпләр табып, аналар йөрәк астында йөрткән балаларын төшерә яисә тапкач, аларны чүп савытына ташлый, салкында катырып үтерә. Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Баламны ашата алмам дип курыкмагыз. Бу дөньяга һәр сабый үз ризыгы белән туа. Без сезне ризыкландырабыз», – ди.

– Аборт ясаган кешегә хөкем нинди?

– Аборт ясау кеше үтерү белән бер. Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Әгәр берәү икенче бер кешене харап итсә, бөтен галәмдә яшәүчеләрне үтергән кебек булыр», – ди. Шул рәвешле Ул гөнаһның хәтәрлеген күрсәтә.

– Йөкле хатын-кызның сәламәтлегенә зарар килү яки баланың гарип туу куркынычы булып, табиблар йөклелекне өзәргә кушса нишләргә?

– Мөселман табибы җитди нигез тапса, сез әйткәнчә, йөкле хатынның гомеренә, сәламәтлегенә зыян килерлек сәбәп күрсә, яралгыны алдырырга мөмкин. Мондый хөкемне ислам табибы гына чыгарырга тиеш. Аллага шөкер, хәзер андый белгечләр бар, мөселман табиблары җитәрлек.

– Аборт ясатучыларның күбесе – үзләре балалыктан да чыкмаган кызлар. Аларга нәрсә әйтер идегез?

– Тәүбә кылып, акылга килүләрен телим. Җәмгыятьне бу коточкыч хәлдән коткарып була, әмма мулла кулы белән түгел. Безнең үзәккә үткән бер сорау бар – ул тәрбия мәсьәләсе. Әти-әниләрнең күбесе хәзер тәрбия сүзен баланы ашату-эчертү, киендерү, дуслар, танышлар ярдәме белән укырга кертү, эшкә урнаштыруда күрә, сабыйның эчке дөньясы турында оныта. Күңелсезлек булганда, гаепне балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортыннан эзләмик. Аларда дәрес бирәләр, язарга, укырга, санарга, компьютерда эшләргә, чит телләрне һ.б. өйрәтәләр. Аллаһ Тәгаләгә ышанырга, динне хөрмәт итәргә, әти-әни хакын хакларга, туганлык мөнәсәбәтен ныгытырга өндәү, туган телебезгә мәхәббәт уяту – ата-ана вазыйфасы.

 

 

Читайте также: