Мәдрәсәдә – беренче чыгарылыш

26 апрельдә Әгерҗе мәдрәсәсендә шатлыклы вакыйга – өч ел дәвамында гыйлем эстәгән беренче шәкертләр чыгарылышы булды. Тантаналы вакыйгага бик күп халык җыелган иде.

Таныклыклар тапшыру чарасында Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасов та катнашты. «Шушы матур күркәм, җылы, зур да түгел, кечкенә дә түгел залларда сезнең белән тагын очрашырга язды, — диде ул. — Шөкер итә белгән кешегә — Аллага шөкер. Шәһәребездә бу бинаның булуы — барыбыз өчен дә үзе бер бәхет инде ул. Күпме кеше биредә белем ала, икенче төрле тәрбия ала! Күпме балалар үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнә! Бу бина озак еллар халкыбызга хезмәт итсен! Әгәр шәһәребезнең 25 кенә проценты сезнең кебек шулай иманнарын ныгытып, шушы бинага килеп, белемнәрен арттырса, шулкадәр тыныч, бәрәкәтле тормыш башланыр иде кебек тоела миңа. Инде мөгаллимнәргә бик зур рәхмәтемне әйтер идем, чөнки аларның тырышлыгы бик зур, җәмәгать.

Кызганычка каршы, мин үзем укый алмадым, ләкин үземә әйткән сүзем, нәзерем бар, ничек тә тырышырмын, дип уйлыйм. Соңгы елларда никадәр Аллаһының ярдәменә мохтаҗ кешеләр булуыбызны аңладым ки, кесә тутырык акчаларың белән башларыңны ташларга бәрсәң дә, бер нәрсә эшләп булмый. Самолётка утырып, әллә кайларга очарга була, ләкин үз-үзеңнән кача алмыйсың. Шуның өчен иманга килик, җәмәгать. Догаларны күбрәк китерик.

Җәйге лагерьны оештыру, финанслау мәсьәләләрен үз өстебезгә алабыз. Менә мин үзем бер айлык хезмәт хакын лагерь оештыруга чын күңелемнән бирәм, кирәк булмаганлыктан түгел, җаным-тәнем белән. Балаларны һичьюгы 15 көн эчендә шушы лагерьга җыеп, ниндидер тәрбия бирәсем килә. Кызганычка каршы, үзебез андый тәрбия ала алмадык. Әгәр без үскән вакытта шундый мәдрәсәләр булып, мәчетләрдән азан әйткән тавышлар ишетелсә бәлки без дә икенче төрлерәк булган булыр идек. Нинди азан тавышы? Аны бит Әгерҗедә, авылда түгел, Казанда ишетеп булмады. Аллага шөкер, ул гомерләр артта калды».

«Без инде 3 ел укыдык, — дип дәвам итте Илдар хәзрәт, —  әмма гыйлем алу шушы 3 ел вакыт белән генә чикләнми. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.): «Кем дә кем, — диде, — гыйлем таләп итү юлы белән барса, Аллаһы Тәгалә: «Аның җәннәткә юлын җиңеләйтермен», — диде. Инде, мөхтәрәм җәмәгать, без барыбыз да 3 ел башлангыч гыйлем алдык. Ә инде дини югарырак гыйлем алу ләхеткә кадәр сөннәт гамәл булып кала. Кеше, гыйлем алып, югары дәрәҗәләргә ирешкән вакытта, аңа киберлек һәм вөҗеблек дигән сыйфат хас булырга мөмкин. Киберлек – кешеләр алдында үзенең гыйлемен, гыйлемле булуын күрсәтеп, мактанып йөрү, вөҗеблек — «Менә мин гыйлем алдым, әнә теге кеше әле гыйлем дә алмады», — дип кыланып йөрү. Болар барысы да гөнаһлы, Аллаһы Тәгаләнең ачуына төшерә торган гамәлләрдән. Белгәнебезчә, иң гыйлемле мәхлук – Иблис булды, фәрештәләр дә түгел. Иблис иң гыйлемлесе булды. Аллаһы Тәгалә аңа шулкадәр күп гыйлем биргән өчен ул киберлеккә китте: Адәмгә сәҗдә кыласы килмәде, Адәмнең бик тә түбән дәрәҗәдәге зат икәнлеген аңлады. Инде монда сезне башлангыч гыйлем мөгаллим-мөгаллимәләре дип тә атарга мөмкин. Иң мөһиме: үз-үзегезне һәлакәткә китермәгез, чөнки гыйлем шундый юлга да алып бара. Бер юл белән ул җәннәткә китерсә, икенчесе белән һәлакәткә илтергә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтте: «Әгәр дә белмәсәң, белгән кешеләрдән сора». «Әгәр дә берәр эш эшләсәң, шура аша эшлә, шура белән киңәшләшеп эшлә», — дип, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтте. Шушы нәсыйхәтне кабуллардан кылсагыз иде».

Сүзне дәвам иткән Хәлим хәзрәт: «Мәдрәсәбездә беренче чыгарылыш. Бу — сөенеч, — диде. — Сөенечле хәбәрләрне пәйгамбәребез (с.г.в.с.) таратырга кушты, башка кешеләр күрсеннәр, белсеннәр, гыйбрәт, үрнәк алсыннар өчен. Беренче чиратта мәдрәсәне булдырган район хакимияте башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасовка рәхмәтлемен. Олы яшьтәге мөгаллимнәребез бар, яшь мөгаллимнәребез бар. Ясминә апага, Гөлсинә апага, Гүзәл апага, Илдар хәзрәткә, Рамазан хәзрәткә һәм 2 ел дәвамында безнең мәдрәсәбездә укыткан Габдулла хәзрәтебезгә рәхмәт әйтәсем килә. Алган гыйлемнәр, мөхтәрәм җәмәгать, тормышта кулланылырга тиеш. Иң беренче чиратта, үзебезнең гамәлләрдә кулланырга кирәк. Һәм инде халкыбызга, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәргә тиешбез, чөнки моңа Аллаһы Тәгаләнең әмере бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сезнең арагыздан шундый төркем кеше — башкаларны яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыючылар булсын». Аллаһы Тәгалә барчабызга да шушы яхшылыкка өндәүче төркемнәрдән булырга насыйп итсә иде».

«Сез, укучылар – беренче шәкертләр, — диде Рамазан хәзрәт. — Сез – чыгарылыш. Ягъни сез – безнең мәдрәсәнең төсе, безнең мәдрәсәнең йөзе. Сезнең кыяфәтегездән, әхлагыгыздан, сезнең алган гыйлемнәрне куллануыгыздан шушы мәдрәсәнең һәм, гомумән, динебезнең шушы төбәктә булган дәрәҗәсе тора. Уку нәтиҗәләрен, әйтик, баллы җимешләренме, ачы җимешләренме, без нәкъ менә сездән татыйбыз.

Дәрәҗә һәм хөрмәт дигән төшенчә бар. Әгәр кеше гайбәт саткан килеш дингә килгән икән һәм шушы гайбәт сатуын туктатмый икән, Аллаһы Тәгалә аны шушы бөек Ислам динендә булдырып та, мөселман булдырып та, аның дәрәҗәсен кайтармый, хөрмәт бирми. Гомумән, сез – безнең йөзебез. Менә сез — безнең шәкертләребез, беренче чыгарылыш – безнең йөзебез. Әгәр дә динебез дәрәҗәле булсын дибез икән, ул тулысынча бездән һәм сездән тора».

Шуннан соң 52 кешенең һәммәсенә таныклык тапшырып чыктылар, һәр шәкерт ихлас күңелдән рәхмәтләрен, теләкләрен әйтте, кемнәрдер аларны хәтта шигъри юлларга да салган иде.

Зөлфия Гыйләҗеваның Ижауда Коръән бәйгесендә, күрше төбәктән булу сәбәпле, конкурстан тыш өченче урын алуы башка яшь кызларга үрнәк булырга тиештер, дип саныйм. Красный Борда мәчет салырга планнар булуы турында хәбәр итеп тә сөендерде Фәрит Гариф улы Габбасов.

Таныклык тапшырганда мөгаллимнәр: «Мактау кешене боза, пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтмешли, мактау – кешенең умырткасын сындыру», — дип шаяртып булса да, һәр шәкертнең башкаларга үрнәк итеп куярлык сыйфатларын санадылар, ихлас күңелдән яхшы теләкләр теләделәр. Бу мөнәсәбәтләрнең җылы булуы бик сөендерде мине. Шәкертләрнең мәдрәсәгә тузан суырткыч бүләк итүләре дә шатлык иде.

Ясминә ханым Гөлсәрия апаның хаҗда танышып, дуслашып кайткан иптәш кызы – Рамил хәзрәт Юнысовның беренче сәркатибы булган Люция ханым белән таныштырды, аңа да сүз бирде. Ул барыбызга да саулык-сәламәтлек теләде, Казаннан ерак Әгерҗедә шундый мәдрәсә барлыгына, шушы олы чарага килә алуына шат булуын белдерде. Чара кунаклары арасында Рәмзия Шәймөхәммәтова да бар иде. «Мин, Әгерҗедә шушы кадәр кыю йөрәкле, фидакарь мөгаллимәләр, яшь остазлар бардыр, дип, күз алдына китермәгән идем, — диде ул. — 25-30 кеше генә тәмамлыйдыр, дип торам. Татар халкында мәкаль бар: «Курку төбе диңгез – батасың да китәсең, тәвәккәл төбе көймә – утырасың да кичәсең». Менә тәвәккәлләгәч, 3 ел укып, сөбханалла, барыгыз да хәзер дипломлы дин кардәшләрем булдыгыз. Кайчагында мәҗлесләрдә: «Рәмзия апа, син болай да күп беләсең, нигә мәдрәсәгә йөрисең?» — дип сорыйлар. «Бөтенләй белмәгәннән аз белгән яхшырак, аз белгәннән күп белгән яхшы, күп белгәнне дөресләргә йөрибез», — дим. Бу кадәр шәһадәтнамә алган кешеләр хисабына динебез киңәеп, тармакланып, тагын да үсеп, Әгерҗебез чын мөселман шәһәре булса иде». Мин дә шушы теләкләргә кушылам.

Дөресен генә әйткәндә мине биредә оят хисе бораулап торды, ник дигәндә, гыйлем алу џәркемгә фарыз бит, ә мин әлегә бер генә мәдрәсә таныклыгына да ия түгел. Ә сез үзегез мәдрәсәгә йөрисезме?..

Рамил Хәмидуллин.