Ахырзаман галәмәтләре…

maxresdefaultМоннан 1400 ел элек яшәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд гади кеше булмаган, ул Аллаһтан килгән гыйлем белән киләчәктә ниләр буласын, ахырзаманда кешеләрнең нинди җәмгыятьтә яшәячәген әйтеп калдырган. Бу аның бер яктан хак Пәйгамбәр икәнен күрсәтсә, икенче яктан безгә һәрдаим Кыямәтнең киләсен, дөнья тормышының туктаячагын исебезгә төшерә.

Ахырзаман галәмәтләре еллар, гасырлар дәверендә ил һәм шәһәрләребезгә, хәтта, юлсыз авылларга да килеп, дөньяның бетәчәген кешеләрнең исләренә төшереп торачак. Без дә ул галәмәтләрне белергә, Раббыбыз янына кайтырга хәзер булырга, үзебездән соң киләчәк буыннарга да аларны сөйләргә тиешбез.

Кыямәт галәмәтләре хакында Пәйгамбәребез әйтеп калдырган йөзләрчә хәдисләрнең берсен генә китерәсем килә. Бу сүзләрне укыгач, кайсыгыз: «Юк, мин бу сүзләр белән килешмим, минем мондый хәлләрне күргәнем юк”, — дияр микән? Моннан 14 гасыр элек әйтелгән сүзләрне без көн саен үз илебездә, шәһәр һәм авылыбызда, гаиләләребездә һәм үзебездә күреп торабыз.

Әбү Һүрайраның тапшыруынча, Пәйгамбәребез әйтте:

* «Әманәтне ганимәт итәрләр”… Әманәт — вакытлыча, саклап тору өчен бирелә торган нәрсә, һәм ул синеке түгел. Еш кына кеше нәрсәнедер алып тора һәм вакытлар үткәч: «Бу минеке түгелме соң?”- дип үз малына әйләндерә. Пәйгамбәрнең хәдисендә әйтелгән әманәт сүзе мал-мөлкәт белән генә чикләнми, аның мәгьнәсе күпкә киңрәк. Әманәт — ул сиңа ышанып тапшырылган мал, дәрәҗә, вазыйфа һ.б. Еш кына халык үзенең мәнфәгатьләрен яклау өчен сайлап куйган апа-абыйлар ул әманәтне үзләренә ганимәт итеп, үз файдаларына куллана башлыйлар. Кызганыч, кайвакыт дин әһелләре дә халык тарафыннан сайланып, мәчет-мәхәлләнең, мөселманнарның иминлеген саклыйсы, мәнфәгатьләрен кайгыртасы урында, тапшырылган әманәтне ганимәт — үз малы итә. Халыкка вәгазь, нәсыйхәт кирәк булган заманда минбәрләрне гайбәт һәм пычрак сәясәт урынына әйләндерә.

* «Гыйлемне дин өчен алмаслар”… Монда сүз дини гыйлем турында бара. Динне өйрәнүчеләр Аллаһка якынаю, үзен төзәтү өчен түгел, үзара мактанышу, үзенең белдекле булуын күрсәтү өчен гыйлем алырлар. Пәйгамбәребез: «Кем гыйлемне наданнар белән сүз көрәштерү, галимнәр каршында «мин дә галим”, дип мактану, кешеләрне үз авызына карату өчен алса, аңа ут, аңа тәмуг булыр”, — диде. (Ибн Мәҗәһ).

* «Ир үзенең хатынына итәгать кылыр, әмма әнисен рәнҗетер”… Күпме ир-егетләр хатынына ярыйм, дип, газиз әнкәйләрен рәнҗетәләр. Хатыннарыгызны санламагыз, димим, әмма хатын көйлим дип, әниеңнең рәнҗешен алу ярамас. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр”, — диде. Әүвәлге заманнарда ата-ана дәрәҗәсе зур булган. Балалар, бүгенге көндәге кебек, үзләрен үстерүче, кеше итүче ата-анасына тавыш, кул күтәрү түгел, хәтта күз дә күтәрергә оялганнар. Әти-әнигә иң күркәм рәвештә эндәшә торган булганнар. Әмма бүген, күпме ата-ана үзенең баласының колы булып, баласына сүз дә әйтергә куркып яши. Татар халкы гасырлар буе матча өстендә торган бабайларның сыек чыбыгын «искелек калдыгы” дип ташлап, Монтессори методикаларына күчкәч, шуңа барып җиттек инде.

* «Дустын якын күрер, атасын ерагайтыр”… Кеше үзенең иптәшләрен, дусларын газиз атасыннан якын күрер. Алар белән серләшер, әтисе белән серләшмәс. Көннәрен һәм төннәрен дуслары хозурында үткәрүне сөеп, олгайган әтисе белән бер сәгать сөйләшеп утырырга да вакытын кызганыр. Дусты шалтыратса, елмаеп, матур итеп эндәшер, әтисе шалтыратса, чыраен сытып, тавышын тупас кылыр. Һичбер дустың газиз атаңнан да якын, хөрмәтле була алмый.

* «Мәчетләрдә тавышлар күтәрелер”… Кешеләрнең күңелләрендә Аллаһының йорты булган мәчетләргә карата хөрмәт бетәр. Күңелләргә тынычлык ала торган мәчетләрдә тавыш чыгарырлар, ызгыш һәм фетнәләр булдырырлар. Бер бабай: «Шунда барып, көненә бер тавыш чыгарып кайтмасам, йоклый алмыйм”, — дигән ди бит.

Дөньяның ыгы-зыгысыннан туеп, тынычлык алыйм дип, мәчеткә килгән кеше анда да тавыш, талаш күрергә тиеш түгел. Мәчеттә тавыш күтәреп сөйләшү зур әхлаксызлык булып тора.

* «Халыкның җитәкчесе ул халыкның бозык кешесе булыр. Юлбашчы итеп иң түбәне куелыр”… Асылда, халыкның башлыгы итеп иң намуслы, иң иманлы, иң гыйлемле, иң лаеклы кеше куелырга тиеш. Пәйгамбәребез, шәһәрләргә башлык итеп, иң иманлы, Аллаһтан иң куркучы кешеләрне билгели торган булган. Ышанырсызмы-юкмы, кайвакыт шәһәр әмирләре ул шәһәрнең мохтаҗ кешеләре исемлегендә торган. Хәзер исә, күп җирдә югары урыннарга малы күп, дуслары көчле булу сәбәпле киләләр. Иманлы, намуслы кешегә җитәкче булу бик авыр. Булса да, шактыйлары озак түзә алмый.

* «Кешегә аның явызлыгыннан куркып кына хөрмәт күрсәтелер”… Кешенең кемгә дә булган хөрмәте, иң элек, аның күңеленнән чыгарга тиеш. Пәйгамбәребезне аның гаделлеге, рәхимлеге өчен яраттылар. Әмма бүген күпләргә карата тыштан хөрмәт күрсәтсәләр дә, эчтән аны күрә алмыйлар. Хөрмәт итмәсәм, зыяны тияр, эштән куар, — дип кенә яшиләр. Бабам исән булганда әйтә иде: «Улым, ул эштән киткәнемә илле ел. Пенсиягә чыкканга утыз ел үтте, хәзер дә урамда шул эшчеләрем мине килеп кочаклыйлар”. Җитәкчегә булган хөрмәтнең чынмы яки тыштан гынамы булуын, ул урыныңнан төшкәч кенә күреп була.

* «Хәмерләр эчелер”… Бүгенге көндә кешелеккә бөек зыян булган терроризм, наркомания, СПИД кебек афәтләргә каршы күпме көрәш алып барыла. Әлхәмдүлилләһ, болар барысы да кирәк. Әмма ул нәрсәләрнең корбаннарын барысын бергә кушсаң да, бу яшел елан аракының корбаннары кадәр булмый. Рәсәйнең ел саен 50 мең кешесе эчеп үлә, исерек килеш руль артына утырып, күпме юл фаҗигалары килеп чыга, күпмеләрнең йөрәкләре аракыга түзә алмыйча туктый, күпме кан коюлар һәм башка афәтләр килеп чыга – анысын бер Аллаһ белә. Пәйгамбәребез: «Кешеләр хәмергә башка исемнәр кушып эчерләр”, — диде. Сыра, шәраб, шампан, ликер, джин һ.б. «Бу бит аракы түгел, сыра гына”, — дип ата кеше баласына шешә суза. Хәмернең бер тамчысы сәбәпле, Аллаһ кешенең иманын кырык көнгә салдырып ала.

* «Өммәтнең ахыр кешеләре әүвәлгесен ләгънәт кылыр”… Элек яшәгәннәрне «алар — искелек калдыгы”, алар надан булган, — диярләр. Элеккеләр гогль белән яндексларны белмәсәләр дә, без аңлый алмаган күп нәрсәләрне яхшы белгәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә заманча мөселманнар арасында да әүвәлге мөселманнарга карата кимсетеп карау юк түгел, хәтта сәхабәләргә, табигыйннарга һәм мәзһәб галимнәренә дә тел тидерәләр.

Бу пәйгамбәребезнең ахырзаман алдыннан булачак хәлләр хакында әйтеп калдырган хәдисләренең берсе генә. Әмма бу хәдистә һәрберебез үзенең күршесен, дустын, җитәкчесен, иң мөһиме, үзен күрми калмагандыр. «Килер шундый заманнар, иманлы, динле булу — кулыңда утлы күмер тотудан да авыр булыр”, — дигән пәйгамбәребез. Раббым безгә ата-бабаларыбыз 11 гасыр саклап килгән утлы күмерне сүндермичә, иманлы, динле, намуслы халык булып яшәргә насыйп итсен. Әмин.

Читайте также: