Бүләккә бүләк мәҗбүриме?

Salih-hezret-giylem-osteuchelerge-bulek-tapshiraБүләк бирешү – диндә сөннәт гамәл санала. Әмма аннан файда күрү, бүләккә каршы бүләк бирәсе була, дигән уйлар туа икән, бу гамәлеңнең ихласлылыгы шик уята.

 

Динебез бүләк бирешүне хуплый, ул сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр”, — дигән. Икенче бер хәдисендә: “Бүләк бирсәләр, алыгыз, кунакка чакырсалар, барыгыз”, – ди.

Кайчан, кемгә нинди бүләк бирергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Проблемалар килеп чыкмасын өчен иң мөһиме – ниятеңне дөресләү яки бу эшне ихлас күңелдән, риясыз башкару. Ә инде бүләгеңә каршы бүләк яки башка файда килүен өмет итәсең икән, монда инде ихласлык була алмый. Исламда бүләк бирешү – ул кул алмаш гамәл түгел. Бүләккә каршы бүләк бирү хуплана, әлбәттә, әмма мөмкинлегең булса гына. Әгәр юк икән, бүләк алучы гына булып каласың, чөнки дин кардәшең нидер өмет итми, ул бары тик сине шатландырып Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапка ирешергә тели.

Безнең көндәлек тормышыбыз бүләк мәсьәләсендә үзгәрәк шул. Берәр якын кешебез нәрсә дә булса бүләк итсә, үзебезне аның алдында бурычлы итеп саный башлыйбыз. Мин дә моңа берәр нәрсә бирергә тиеш бит инде хәзер дигән уй туа. Кайчак бүләк алу шатлыгын да күмеп китә бу уйлар. Хәтта бүләк биргән кешене дә авыр хәлдә калдырырга мөмкинбез.

Исламда бүләк бирешү – ике якны да сөендерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны “мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем” дип уйлый башлаганчы дәвам ит”, — дигән.

Шулай ук акчага сатып алып булмый торган бүләкләр дә бар. Якын кешеләребез өчен аның кыйммәте бәһаләп бетергесез. Әлеге бүләкләр ислам динендә иң яхшылардан санала. Хатыныгыз өчен – кайгырту, кадер-хөрмәт күрсәтү, ирегез өчен – аны тыңлау, аңа буйсыну, әти-әниегез өчен – игътибар, балаларыгыз өчен – яхшы тәрбия, дусларыгыз, кардәшләрегез өчен догагыз иң зур бүләк.

Мөселман бүләк бирергә теләсә, бәйрәм җиткәнен, сәбәп чыкканын көтеп тормый, чын күңеленнән кардәшен сөендерергә, игелекле гамәл кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтыла. Бүләк биреп, башка мөселманнарның калебләрендәге шик-шөһбә, вәсвәсәне юк итә, сөю, кардәшлек хисләрен ныгытуга, үзара яхшы мөгамәлә урнашуга сәбәпче була.

 

Читайте также: