Корбан бәйрәмен үткәрү һәм корбан чалу тәртибе

Башланган Зөлхиҗҗә ае – зур бәрәкәт һәм догаларның кабул булу көннәре. Бу ун көндә башкарыла торган эшләр: хаҗ һәм гомрә кылу, ураза тоту (Гарәфә көнендә аеруча саваплы, быел ул 23 сентябрьгә туры килә); Аллаһы Тәгаләне ешрак искә алу. “Аллаһу әкбәр”, “Әлхәмдүлилләһ” кебек сүзләрне кабатлау; Күбрәк дога кылу, сәдака тарату, Коръән уку, рөхсәт ителгәннәргә омтылып, тыелганнардан тыелу;

Бәйрәм көнендә һәр мөселман ир-ат гает намазында катнашырга тиеш. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу вакыты җитә.

 “Корбан” сүзе нәрсәне аңлата?

Гарәп теленнән “корбан” сүзе “нәрсәгә дә булса якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз”, ди.

Корбан гаете — хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме

Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», – ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип, мәлгуньне ташлар атып куып җибәрә.

Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә корбан итәргә дип, Аллаһ тарафыннан куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге бер йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә.

Корбан бәйрәме ир кешеләргә госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда – «Аллааһү əкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!) сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

 Корбан чалу вакыты

Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.

Күп катлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Ә кайбер мәчет ишегалларында, билгеле бер санитар шартлар үтәлгәндә корбан чалу өчен махсус урын оештырыла, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.

 Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?

Дөя, сыер, сарык  һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике  яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап)  сарык яки тәкә.

Калган хайваннар корбанга ярамый. Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек икән, андый да ярый.

Эре мөгезле хайван 7 кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

 Нинди физик кимчелекләре булганда хайваннарны корбан чалырга ярамый?

Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.

Корбан чалу рәвеше

Башта тыныч кына корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә.

Моннан соң: “Бисмилләһ Әллаһү әкбәр”,- дип хайван чалына һәм дога кылына.

Корбан итен кая куярга?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп  туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: “Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз”, дигән.

 Корбаннан калган сөякләрне җиргә күмәргә кирәкме?

Кан, сөякләр һәм ит изге дип исәпләнмиләр, бары тик гамәл генә изге була. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы

— Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» (“Хаҗ” сүрәсе, 37нче аять).  Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.

— Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

Читайте также: