НИ ӨЧЕН БЕЗ ТӘҮХИДНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ ТИЕШБЕЗ

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән! Безгә әлеге динне бүләк итүче һәм безне бер Аңа гына гыйбадәт кылучылардан итүче Аллаһка мактауларыбыз булсын. Салават һәм сәләмнәребез пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә барып ирешсен.

Чынлыкта, без динебезне өйрәнүне Раббыбызның бердәнбер булуын белүдән башлыйбыз.Тәүхид — ул башка барлык гыйлемнәр арасында иң алдында торучы фән, һәм бу — бик күп сәбәпләр аркасында, аларның кайберләрен әлеге мәкаләдә искә алырбыз, иншәаллаһ.

Әлеге сәбәпләр белән танышып чыккач, кеше, Алаһның ярдәме белән, тәүхид  гыйлемнең мөһимлеген аңлаячак, аңа тиешле бәя бирәчәк һәм аны кире какмаячак. 

 

Беренче сәбәп

Тәүхид (бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылу, Аңа гына табыну) — ул кеше һәм җеннәрнең барлыкка китерелүләре сәбәпчесе. Аллаһ тәгалә әйтә:

«Мин җен һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем» (51 сүрә, 56 аять).

Пәйгамбәрнең (салләллаһу ‘аләйһи үә сәлләм) сәхабәсе Ибне Гәббас әйткән: ««Гыйбадәт кылсыннар» сүзенең мәгънәсе — «Мине гыйбадәттә берләсеннәр» сүзедер».
Ә Аллаһыны гыйбадәттә берләү — тәүхидтән башка берни түгел. 

 

Икенче сәбәп

Тәүхид – ул барлык пәйгамбәр һәм рәсүлләр чакырган нәрсә.

Аллаһ тәгалә Коръән-кәримдә әйтә: «Һәм Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: «Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз Һәм тагуттан читләшегез»(Нәхел сүрәсе, 36 аять).

Кешеләр Аллаһтан башка нәрсәгә гыйбадәт кылсалар, табынсалар, шул нәрсә «тагут» дип атала.  Әлеге аятьтә Аллаһ тәгалә тагутны калдырырга гына түгел, ә нәкъ менә аннан читләшергә куша. Чөнки кеше берәр нәрсәне калдырса да, аның калдырган нәрсәсе янәшесендә торуы мөмкин. Әгәр дә инде кеше нәрсәдән дә булса, читләшсә, бу калдыруга гына караганда әйбәтрәк. 

 

Өченче сәбәп.

Җәннәткә бераллалы (бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучы) кеше генә керәчәк.

Мөхәммәд, салләллаһу ‘аләйһи уә сәлләм, әйткән: «Кем Аллаһыны бер ширек тә кылмыйча, Аңа тиңдәшләр китермичә очрата икән, шул җәннәткә, ә кем Аны Аңа тиңдәшләр тотып, ширек катып очрата икән, шул Утка керәчәк» (Мөслим). 

 

Дүртенче сәбәп.

Тәүхид барлык яхшы гамәлләр кабул ителүенең шарты булып тора.

Аллаһ тәгалә әйтә: «Сиңа һәм синнән элек булганнарга вәхи ителде: Әгәр син Аллаһыга тиңдәш тотсаң (ширек кылсаң), синең эшләрең һичшиксез юкка чыгар, һәм син, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булырсың»  (Әз-Зумәр сүрәсе, 65 аять). 

 

Бишенче сәбәп.

Тәүхид — Коръәндә беренче әмер ителгән нәрсә.

Аллаһ тәгалә әйтә: «Ий, кешеләр! Үзегезне һәм сезгә кадәр булучыларны юктан бар итеп яраткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Шаять, сез тәкъвалыкка ирешерсез». (Бәкара сүрәсе, 21 аять).

Инде әйтелгәнчә, гыйбадәт кылуга әмер — ул Аллаһыны гыйбадәттә берләүгә әмер. 

 

Алтынчы сәбәп.

Мөхәммәд, салләллаһу ‘аләйһи уә сәлләм, Кыямәт көнне үзенең өммәте өчен шәфәгать итәчәк, ләкин әлеге шәфәгатькә бөтенесе дә лаек булмаячак. Аллаһының Аңа тиңдәшләр китермәүче, ширек кылмаучы ихлас коллары гына әлеге шәфәгатькә ия булачаклар. Әбү Һүрайра сораган:«Йә, Аллаһының илчесе! Кемнәр алар, Кыямәт көнне синең шәфәгатеңне алачак иң бәхетле кешеләр?». Ул әйткән: «Ул «лә иләһә илләллаһ» — дип ихлас күңелдән, ихлас йөрәктән әйтүчеләр». Хәдисне әл-Бухари китерә.

 

Җиденче сәбәп.

Тәүхид — әлеге һәм киләчәк дөньяда иминлек һәм туры юлның сәбәбе.

Аллаһ тәгалә әйтә: «Иман китерүчеләр һәм иманнарын золым белән капламаганнар, аларга — иминлек! Һәм алар туры юлдан баручылар» (әль-Әнгам сүрәсе, 82 аять).

Имам Мөслим китергән хәдистә әйтелгәнчә, «Иманнарын золым белән капламаганнар» «иманнарын ширек белән катыштырмаганнар» дигәнне аңлата.

Сигезенче сәбәп

Аллаһ тәгалә Аңа ширек китереп үлүчене гафу итмәячәк.

Аллаһ тәгалә әйтә: «Аллаһ Үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан кече гөнаһларны теләгәненә ярлыклар» (ән-Ниса сүрәсе, 48 аять).

Әгәр кеше әлеге гыйлемне өйрәнеп, башка гыйлемнәрне калдырса, аңа бу, Аллаһының рөхсәте белән, җитәрлек булыр. Әмма ул башка гыйлемнәрне бик җентекләп өйрәнеп тә, тәүхид гыйлемен калдырса, ул кеше Кыямәт көнне хәсрәттә булучылар арасыннан булачак.

Аллаһ тәгаләдән безне нәсыйхәтләрне тыңлаучы һәм аларны кабул итүчеләрдән итүен, безгә тәүхид гыйлемен өйрәтүен һәм Җәннәт Бакчаларына кертүен сорыйбыз. Әмин!