Сабырлык – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

753957361Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә иманлы бәндәләргә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрне әйтә: «Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз. Ярдәм кирәк икән, Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итеп, ярдәмне Аллаһтан гына көтегез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сабыр итүче бәндәләрне ярдәменнән ташламас».

Югарыдагы аятьләр белән Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяның җәннәт түгеллеген өйрәтә. Бу дөнья – сынау мәйданы гына.

Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, сөенечме ул, кайгымы, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта иң беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр итә белергә тиешбез. Сабырлык үрнәге булып, беренче чиратта, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә.

Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы-хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып аның өчен кайгырып, бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез.

Сабырлыкны икенче төрле атның йөгәне итеп күз алдына китерергә була. Атның йөгәне булмыйча, без аны камчылап җибәрсәк, ул әллә кая чабып китә, тыңламый, вата-җимерә. Ә йөгәне булса, аны кирәк вакытта туктатабыз, кирәк икән алга әйдибез, барудан тыеп тора алабыз. Сабырлыкны да Аллаһы Тәгалә үз-үзебезне тыеп торыр өчен биргән.

Беренче төр сабырлык – гыйбадәтләрне ахырына кадәр җиткерү өчен дингә килгәч кирәк була.

Икенче сабырлык – Аллаһы Тәгалә тыйган (хәрәм) гамәлләрдән тыелу. Күп кеше бүгенге көндә алардан тыелырга теләми. Я булдыра алмый, чөнки зәгыйфьлеге комачаулый.

Тагын бер сабырлык – кайгы-хәсрәт килгәндә. Балаңны яисә әниеңне, якыныңны югалтканда, зур сынау килгәндә сабыр булырга кирәк. Бер хатын-кыз үзенең иренең кабере өстендә үкси-үкси елый икән. Мөхәммәд (с.г.в.) аның янына килеп: «Сабыр ит», – дигән. Бу хатын-кыз Пәйгамбәребезне (с.г.в.) танымаган хәлдә: «Син минем кайгымны аңламыйсың, әгәр дә кайгымны аңлаган булсаң, болай әйтмәс идең», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең ничә газиз улын күмгән, шулай бит. Ул ничек аңламасын ди инде? Шуңа ул борыла да китә. Артыннан килгән сәхабәләр теге хатынга әле генә аның Аллаһның рәсүле белән сөйләшкәнлеген белгертәләр. Шуннан соң әлеге хатын Пәйгамбәребез (с.г.в.) артыннан куа китә. Гафу үтенә. Мөхәммәд (с.г.в.) исә бу хатынга авыр чакта сабыр итәргә кирәклеген, иң мөһиме шул булуын җиткерә.

Бәла-казага юлыкканда, авыру килгәндә нишләргә? Аллаһыга дога кылырга кирәк. Аны үз телеңдә җиткерсәң, дөресрәк тә, чөнки нәрсә сораганыңны аңлап сорыйсың. Иң элек тәһарәт алып, кыйблага карап, кулларыбызны күтәргән хәлдә Аллаһыга рәхмәт әйтергә, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә кирәк. Авыру килгәнче, син сәламәт булгансың, бәла-казага юлыкканчы, тормышың түгәрәк булган. Менә шулар өчен Раббыбызга рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Аннары Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтәбез. Белеп һәм белмичә кылган хаталарымны гафу ит. Иншалла, аларны кабатламаска тырышырмын, дип, Аллаһыдан гөнаһларыбыз өчен гафу үтенәбез. Шуларны әйткәннән соң, үзебез нәрсәгә мохтаҗ, шуны сорыйбыз.

Читайте также: