Серле төш

Кара еллар зәһмәте Яңа Ибрай авылына да кагылмый узмады. Мәчет манарасын кистеләр дә балаларны укыту өчен мәктәп иттеләр. Ишегалдына бер почмакка бәдрәф ясадылар.

Галимҗан беренче класска укырга барырга тиеш. Беркөнне ул төшендә бер бик чибәр бабайны күрә. Өстенә яшел озын кием, башында ак чалма. Бабай Галимҗанга әкрен генә киңәш бирә:

– Улым, мәктәп почмагындагы бәдрәфкә йомышларыгызны үтәргә йөрмәгез, пычратмагыз! Хәзергә мәчетне бетерделәр. Узар гомер, бу урында тагын мәчет төзеләчәк, – ди.

Йокыдан торгач, Галимҗан төшен әбисенә сөйли. Бала күңеленә бу төш тынгы бирми, мәктәпкә баргач тарих укытучысы Гариф абыйсына бу төш хакында әйтә. Тыңлап бетергәч, Гариф абыйсы:

– Булмас, коммунизмга барабыз. Нинди мәчет төзесеннәр. Әкият төш күргәнсең син, – ди. Ышанмый укытучылары бу төшкә. Еллары нинди булган бит. Күп белгән зыялы муллаларыбызны, тырышып үз көче белән мал тапкан кешеләребезне төрмәләргә япканнарын укып, ишетеп беләбез.

Хәзер дин кире кайтты. Яңа Ибрай авылында үз урынында бик матур мәчет төзелде. Галимҗан авылына кунакка кайткач. Гариф абыйсын күрде. Бик картайган, таякка таянган.

– Гариф абый, сез мине таныйсызмы? – дип күрешә Галимҗан.

– Таныйм, Галимҗан, таныйм. Вәлиҗан улы Галимҗан бит син, – дип җавап кайтара карт укытучы. – Төшең дә исемдә, Галимҗан! Ышанырга мөмкин идеме соң? Күпме гаепсез кешеләр дөньяда вакытта ук тәмуг газабын күрделәр ул заманда, – дип авыр сулый.

Бу мәкаләмне Яңа Ибрай авылыннан килгән кешедән ишетү буенча яздым. Кайсы районнан икәнлеген сорап калырга онытканбыз.

Нәгыймә САДЫЙКОВА. Тукай районы, Иске Теләнче авылы