Шәһадәт – җәннәткә юл ул

Шәһадәт китерү – ул ислам диненең иң беренче һәм иң мөһим баганасы. Шәһадәтне тел белән әйтү һәм аңа күңелең белән ышану – Ислам кабул итүнең шарты булып тора. Ул ике өлештән тора: Аллаһка һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаху галәйһи вә сәлләмгә иман китерү – «Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ». Тәрҗемәсе: «Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм».

Шәһадәт – ул кешене ислам диненә кертүче формула. Шәһадәтне ишетелерлек итеп (кычкырып) әйткәнчегә кадәр кеше мөселман булып саналмый. Мөселман әти-әнидән туган, яки әтисе яисә әнисе мөселман булган бала мөселман булып санала.

Шәһадәтнең мәгънәсен аңлап укырга кирәк. Галимнәрнең барысы да бер фикердә ки, әгәр дә шәһадәтне һичьюгы гомуми мәгънәсенә төшенеп кенә булса да әйтмәсәң, ул әле сине Исламга алып кермәячәк.

«Лә иләһә илләллаһү» сүзләре “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк” дигәнне аңлата.