Ижау мәчетендә төзелеш эшләре алга китте

Удмуртия башкаласы Ижауда яшәүче дин кардәшләребез шәһәр үзәгендә төзелүче мәчетнең сафка басуын түземсезлек белән көтә. Мәчет төзүчеләр шушы айларда тагын күп кенә эшләр башкарылуыннан шат. Тиздән иман йортының эче дә матур төс алачак.

Быелгы  җәй айларында иман йортының эчен  төзүчеләр нык үзгәрткән. Берничә атна эчендә биредә үзгәрешләр сизелерлек. Мәчет төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов белән төзелеш эшләрен алып  баручы Фнүн Мирзаянов сөенечләрен яшерми. Гыйбадәт бинасын яшәтү өчен мөһим эшләр башкарылуы хакында җиткерде алар. Күп кенә техник җиһазлар урнаштырылган, идәнне җылыту системасы куелган. Аны хәзер плиткә белән түшәргә генә калган.

Бинаны су белән тәэмин итү системасын, су калдыкларын чыгару, электр уты чыбыклары куркыныч тудырмасын өчен хәзер үк чараларын күреп эш итәләр. Шулай ук диварларда гөмбәләр булдырмау һәм җылылыкны саклау өчен дә  алдынгы технологияләр кулланалар.Һава алыштыру системасы да сыйфатлы, озак еллар эшләр дип өметләнә милләттәшләребез.Икенче катта матурлау эшләре башланган. Ир-атлар өчен тәһәрәтханә әзер дияргә була. Монда су торбаларын гына тоташтырасы калган.  Әле күптән түгел бу бүлмәләрдә идәнне тигезләп бетон коялар иде, хәзер диварлар да, идәннәр дә, юыну урыннары да ялтырап тора.

Мәчетнең эчке эшләрен дә тиз темпта алып баралар. Гыйбадәт бинасын төзү фонды рәисе Нәгыйм Каюмов белән төзелеш эшләрен алып баручы Фнүн Мирзаянов әле ир-атлар катында һәм хатын-кызлар ягында башкарыласы эш әле күп дип җиткерсә дә, биредәге диварлар һәм колонналар  ак төскә буялып, рәсемнәр төшерелгән. Аларны сыек кына яшел төскә буясы калган. Тиздән биредә төзелеш баскычларының кирәге калмас.

Ә мәчет янындагы җирләрне дә арендага алганнар төзелешне әйдәп баручылар.  Анда торган черек биналарны алып, базларны күмеп, төзекләндерү эшләре алып барыла. Башта анда берничә йорт төзергә дип уйланган булса, хәзер түләүле автотранспорт  тоту өчен мәйданчык булдырырга дигән фикергә килгәннәр. Шулай ук су үткәрү системасын да бераз үзгәртеп башкарырга килешкәннәр.“Керем  мәчетне карап торырга тотылачак. Анда торбалар заманча технологияләр кулланып тоташтырылачак”, диде мәчет төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов.Мөселманнар тиз арада иман йортының тулысынча төзелеп, сафка басуын көтә.

Хәмидә Гайфуллина

Азатлык радиосы

Читайте также: