Ижау мәчетендә төзелеш эшләре дәвам итә

Язның беренче ае Ижау шәһәре үзәгендә төзелүче мәчетнең тышкы күренешен үзгәртте. Гыйбадәт йортының тагын ике манарасына алтынсу төстәге ярымайлар урнаштырылды. Манараларны матурлау эшләре әле дәвам итә.

Мәчетнең гөмбәзе, манаралары һәм алар башындагы ярымайлар ерактан күренеп тора. Гыйбадәт бинасы проектта каралган күренешен алды. Бинаның ике манарасы әле төзелеш баскычлары белән уратылып алынган. “Финанслар табылуга алар да матур төс алачак”, диде мәчетләр төзелешенең багучылар шурасы рәисе Нәгыйм Каюмов.

Манараларның металл өлешен Чиләбе осталары эшләгән.  Ә бетон эшләрен  мөселман кардәшебез җитәкчелек иткән җирле төзелеш оешмасы башкарган.

Нәгыйм Каюмов сүзләренчә, килешүдә каралган манараларны күтәрү суммасы күпкә кыйммәтрәк төшкән. Чыгымнарны төзелеш ширкәте үз җилкәсенә алган. Нәгыйм әфәнде әйтүенчә, мәчет төзелешенә барлыгы 53 миллион сум киткән. Үткән елда гына да төзелешкә 12 миллион сум кергән.

Иман йортының тышын матурлау да күп чыгымнар таләп итәчәк. Бу эшләр киләчәк планда.  Нәгыйм әфәнде мәчетнең  эчендә башкарылган эшләр белән дә таныштырды.  Хатын-кызлар каты да төсле пыяла белән киртәләнгән. Аны әле бәлки махсус җайланма белән тагын ныгытырга да туры килер дигән фикердә Нәгыйм Каюмов.

Иман йортының эчендә төп эшләр төгәлләнеп килә. Диварлар матур итеп сыек яшел төскә буялган, баганалар һәм түшәм белән стена тоташкан урыннарга алтын төсендәге буяулы бизәкләр төшерелгән.  Ак, сыек яшел, сары – мәчет эчен бизәүдә кулланган өч төс. Һәр бизәк мөселман кануннарына туры китерелгән. Аларны башта компьютерда ясап, тикшереп, киңәшләшкәннән соң гына диварларга төшергәннәр.

Түшәмдә әлегә бер генә люстра, әлегә аны чамалап карау өчен куйганнар. Башка вариантлар да күздә тотыла икән.  Ә менә идән инде ясалып беткән. Аны җылыту системы да әзер, тоташтырасы гына калган.

Ир-атлар залында соңгы айларда башкарылган эшләрнең иң мөһиме – мөнбәр тулысынча ясалып беткән. Аны таҗиклар эшләгән.

Мәчетнең ашханәсендә дә үзгәрешләр күренә. Диварлар шулай ук ачык төстәге плиткалар белән эшләнгән. Һава алыштыру системы куелган. Инде аш-су әзерләү өчен плитәләр генә куясы калган. Тагын тотылган суларны чыгару системы – канализация үткәрәсе бар.

Иминлек чаралары да тулысынча каралган. Мөселманнарга бирегә килеп, тынычлап гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылган. Әмма төзелешне тәмамлау өчен әле бик күп финанс таләп ителә. Җәй айларында төзелеш эшләре төгәлләнсә, аны кышка сынап карау оештырылачак. Шуннан соң гына рәсми ачылу күздә тотыла.

 

Хәмидә гайфуллина

Читайте также: