Ижауда мөселман балалары өчен мәктәп филиалы ачылды

Өченче ел рәттән ислам дине кануннарын үтәп яшәүче ата-аналар ул-кызларын мәчет янында төзелгән филиалга укырга китерә. Ике ел балалар мәктәпкә яраклаштырылган бүлмәләрдә укыса, хәзер алар матур, якты сыйныф бүлмәләрендә белем алачак. Мәчет янында төзелгән бина Ижау шәһәренең 97 санлы мәктәбенең филиалы булды.

Соңгы елларда Ижау Җәмигъ мәчете ишек алды балалар тавышыннан чыңлап тора. Биредә ике дистә ел якшәмбе мәктәбе эшли. Хәзер мәчет янында башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп бинасы да төзелде.
Мәктәпкә яңа уку елына багышланган бәйрәмгә балалар әти-әниләре, әби-бабалары, сеңелләре-энеләре белән бергә килгән. Балалар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар мәчет янында төзелгән яңа бинада укыячаклар. Өченче сыйныф укучысы Камил Газизов сөенечен яшермәде. Ул инде ике катлы бинаны карап чыккан, уку бүлмәсен ошаткан.

Өч ел элек мөфтият шәһәрнең 38 санлы мәктәбе белән сөйләшеп, беренче сыйныфка мөселман балаларын җыйды. Үткән елда тагын бер сыйныфка балалар тупланды. Мөфтият Ижау шәһәренең иң уңышлы эшләп килүче 97 санлы мәктәбе белән килешү нигезендә эшләде. Быел мәчет каршында төзелгән ике катлы бинаны мөфтият килешү нигезендә Ижау шәһәренең 97 санлы гомуми белем бирү мәктәбенә арендага бирде. Ул 97 мәктәпнең өченче укыту корпусы булып исәпләнә.

Мөселман балалары өчен шундый аерым мәктәпләр Русиянең берничә төбәгендә уңышлы эшләп килә. Аларның башлангычын өйрәнеп, Ижауда да ислам дине кагыйдәләрен үтәп яшәүче гаиләләр балаларын аерым сыйныфларда укытырга теләк белдергән. Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин әйтүенчә, ата-аналар белән башка төбәкләрдәге тәҗрибәне өйрәнеп, Ижауда да шундый мәктәп ачарга карар кылганнар. Бу ният тормышка ашты.

“Балалар биредә гомуми белем бирү мәктәпләрендә кабул ителгән укыту стандартларына нигезләнгән програм буенча укыячаклар. Мәктәптә барлык фәннәр дә рус телендә алып барылачак”, дип ассызыклап үтте 97 санлы мәктәп мөдире Әхтәм Чугалаев.

Дөрес, тәрбия эшендә милли юнәлеш сакланачак. “Дини йолаларны үтәү өчен дә балаларга мөмкинлек булачак. Мисал өчен,  намаз вакытында балалар мәчеттә гыйбадәт кылачак. Шулай ук татар телен факультатив рәвештә өйрәнү күздә тотыла. Ата-аналарның теләге булса, балалар гарәп телен мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбендә үзләштерә ала”, диде тәрбияче Алинә Гафиятова.

“Иң мөһиме –  балалар мәчет ашханәсендә хәләл ризык белән тукланачак”, дип басым ясады Удмуртия мөселманнары мөфтиенең укыту буенча ярдәмчесе Рөстәм Шаһиев. Барлык мәктәпләрдәге кебек  ата-аналар балаларны  тукландыру өчен финанс чыгымнарны үз җилкәләренә алачак.

“Хәләл ризык белән ашлар әзерләүне  гомуми белем бирү мәктәбендә оештырып булмаячак. Икенчедән, мөселман гадәтләренә туры килерлек санитар-гигиена шартларын да гомуми мәктәптә булдырырлык түгел. Биредә балалар өчен барлык шартлар тудырылган”, диде 97 санлы мәктәпнең мөдире.

Боларны барысын да исәпкә алып, ата-аналар ул-кызларын шушы сыйныфларга укырга китергән. Беренче сыйныф укучысы Шамилнең әбисе Гәмбәрия апа Саттарова оныгы биредә ныклы белем дә алачак, иманлы, тәртипле булып үсәчәк дип ышана.

“Ни өчен күп мәктәпләр арасыннан мәчет каршында оештырылганын сайлап алдың?” дигән сорауга беренче сыйныфка килгән Мөслим уйлап та тормыйча: “Бу мөселман мәктәбе, шуңа  бирегә килдем”, дип җавап бирде.

Күп кенә мәктәпләрдә каралганча, биредә дә балалар бертөрле киемнәрдән булырга тиеш. Камилә Корбановага әлеге киемнәр бик ошый.

Балаларга барлык мөмкинлекләр тудыру өчен әле башкарасы эшләр бар. “Стадион яисә спортзал, мәдәни чаралар уздыру өчен зал кирәк булачак”,  дип билгеләп үтте  мөфти Фәиз хәзрәт.

Әлегә балалар мәчет ишек алдына Белем бәйрәме уңаеннан куелган төрле шәһәрчекләрдә  тәнәфес вакытында, дәрестән соң саф һавада уйнап, күңел ача.

Хәмидә Гайфуллина
Азатлык радиосы

Читайте также: