Коръән укучыга – өч яшь

DSC_0029Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Чишмәдән өч яшьлек Нуриман Корбанов, изге китаптан берничә сүрәне яттан укып, жюри әгъзаларын таң калдырды.

 

Бәйгегә Әгерҗедән, Иж-Бубый, Тирсә, Хор.Ключ, Чишмә авылларыннан 21 яшь кардәшебез килгән иде. Әле узган ел гына Ямурзада ачылган мәдрәсәдә гыйлем алучы балалар бәйгедә күзәтүче буларак катнаштылар. Алдагы елларда алар да бәйгечеләр булырлар, иншаллаһ.

Чишмә авылында гомер кичерүче Ринат–Энҗе Корбановлар бәйгегә гаиләләре белән килгән иде, аларда алты бала үсә. Бу бәйгедә катнашкан Абделмәлик, Җәннәт, Нуриман өчесе дә призлы урыннар яуладылар. Өч яшьлек Нуриманның аһәң белән Коръән укуын өлкән кардәшләребез дә сокланып тыңлады.

Башка еллар белән чагыштырганда, катнашучылар азрак иде быел. Ә менә үз көчен сынарга килүчеләрнең Коръәнне зур теләк белән укырга өйрәнүләрен бәйге башланганчы ук аңлавы авыр булмады.

– Догаларны әнием Гүзәл өйрәтә, икенче бәйгегә тагын да күбрәк өйрәнеп килермен, – диде бәйгенең тагын бер нәни катнашучысы, Иж-Бубыйдан 6 яшьлек Камил Сәләхиев. Жюри әгъзалары каршында ул үзе белгән сүрәне укып бирде.

Хор.Ключтан Гүзәл Сәлимгәрәеваның алдагы елларда да мондый бәйгеләрдә катнашканы булган инде. Кырындыда узган бәйгедә җиңү дә яулады ул. Бу юлы да яшьтәшләре арасында I урынны алды. Гүзәл бүген Кичкетаң мәктәбенең 8 сыйныфында укый, бер үк вакытта Чаллының Ак мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала. Ә бу бәйгегә әтисе Рифат, сеңлесе Исламия белән килгән.

–  Мине башлангыч дини гыйлемнәргә өйрәтүче – Кырынды мәчете мөгаллимәсе Рәйсә апа Кәримуллина. Ә Чаллы мәдрәсәсенә апам Миләүшә үрнәгендә укырга кердем. Җәйге, кышкы сессияләргә әтием йөртә. Үзем белгәннәрне сеңлем Исламиягә дә бик теләп өйрәтәм. Ә намазны бөтен гаиләбез белән бергә укыйбыз, – диде Гүзәл.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде һәм балаларга уңышлар теләде. Призлы урын алучылар намазлык, Коръән кебек дини бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Һәр бәйгечегә дини китаплар бүләк ителде.

Коръән укучылар бәйгесе күңелдә матур тәэсирләр калдырды. Алдагы елларда дин учагында тагын да күбрәк балаларны күрәсе иде. Мондый бәйгеләр – үзе бер яхшы тәрбия чарасы бит.