«Чынлыкта, ширек — олы золымлык»

Ширек кылу – ул Аллаһ белән беррәттән башка нәрсәләргә табыну, аларга гыйбадәт кылу.

 

Аллаһ тәгалә Үзенең Китабы — Коръән-Кәримдә ширек кылучы, Аллаһ белән беррәттән башка нәрсәләргә табынучы кешенең нинди зур җинаять эшләгәнен әйтә: «Хакыйкатьтә, кем Аллаһыга карата ширек кылса, аны Аллаһ җәннәттән мәхрүм итә, һәм аның сыеныр урыны — Ут! Һәм залимнәргә ярдәм итүчеләр юктыр!» («әл-Маидә» сүрәсе, 5:72). 

Аллаһ тәгалә шулай ук әйтә: «Чынлыкта, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка яки аннан кече гөнаһларны теләгәненә ярлыклар. Аллаһыга тиңдәш тотучы олы адашу белән адашкандыр!»

Аллаһ хәбәр бирде: әгәр дә кеше тәүбә итмәсә, Ул ширекне гафу итмәячәк,
ә башка гөнаһларны исә, аларны кылган кеше тәүбә итмәсә дә, Ул, кемгә тели, шуңа гафу итәчәк.

Имам Гали (Аллаһ аңардан разый булсын) әлеге аятькә зур игътибар биргән һәм ул хәттә әйткән: «Коръәндә йөрәгемә «Чынлыкта, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка яки аннан кече гөнаһларны теләгәненә ярлыклар» аятеннән дә кадерлерәк булган аят юк».

Ширек Аллаһ бәндәләре өчен зур куркыныч булып тора. Шуңа күрә Аллаһ тәгалә аны бөек гаделсезлек, золым дип атый: «Чынлыкта, ширек — бөек золым (гаделсезлек)» Сура 31 «Люкмaн», аят 13.

Аллаһыга ширек китерүченең эш-гамәлләре, яхшылыклары файдасыз булачак, юкка чыгачак. Аллаһ тәгалә аның гамәлләрен кабул итмәчәк, ул мәҗбүри гыйбадәт булсынмы, яки өстәмә гыйбадәт. Ул әйтә: «Әгәр дә Аңа карата ширек кылсалар, аларның кылган гамәлләре юкка чыгар иде!» «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:88.

Аллаһ тәгалә хәттә Үзенең Рәсүленә, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, әйтә:«Сиңа һәм синнән элек булганнарга вәхи ителде: Әгәр син Аллаһыга тиңдәш тотсаң (ширек кылсаң), синең эшләрең һичшиксез юкка чыгар, һәм син, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булырсың». «Әз-Зүмәр» сүрәсе, 39:65.

Чиста тәүхид, бериләһелекне урнаштыру, кешеләрне түбәнсетүче коллыктан чыгарып, аларга Бер Аллаһының гына коллары булуда ярдәм итү өчен, Ул аларга Үзенең хәерле хәбәр китерүче һәм кисәтүче, үгетләүче пәйгамбәрләрен җибәрә. Аллаһ тәгалә әйтә: «Һәм Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: «Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз Һәм тагуттан читләшегез!» («Ән-Нәхел» сүрәсе, 16:36).

Аллаһының һәрбер рәсүле үзенең пәйгамбәрлеген кешеләрне бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылугачакырудан башлаган.

Нух (галәйһиссәләм) үзенең халкына әйткән: «Ий, кавемем! Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, сезгә Аннан башка иләһ юк. Мин сезнең өчен бөек Көннең газабыннан куркам». «Әл-Әгъраф» сүрәсе, 7:59.

Һуд (галәйһиссәләм) дә үзенең халкына әйткән: «Ий, кавемем! Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка иләһ юк. Сез тәкъва булмассызмыни?». «Әл-Әгъраф» сүрәсе, 7:65.

Үзенең соңгы Рәсүленә, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, Аллаһ тәгалә шулай ук боера: «Әйт: “Килегез, мин Раббыгыз сезгә нәрсәне хәрам кылганын укыймын: Аңа һичбер нәрсәне тиңдәш тотмагыз.. ». «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:151.

Мөхәммәд пәйгамбәр, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, кешеләр арасына чыгып: «Әйтегез: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер нәрсә юк», һәм сез уңышка ирешерсез!»- дип йөрегән. Ә аның кәфер булучы абыйсы Әбү Ләһәб аның артыннан аңа ташлар атып һәм хурлап барган.

Сау йөрәк иясе золымлыкны гаепли һәм аңа карата нәфрәт хис итә. Һәм ул залимнәргә дошманнарына караган рәвештә карый һәм аларны җинаятьләре өчен яратмый. Ә иң олы золым һәм гаделсезлек — ул Аллаһ тәгаләгә тиңдәшлек китерү, һәм Аллаһыга ширек кылучы тагы да катырак нәфрәткә лаек, чөнки ул Аллаһ турында начар уйлый һәм үзенең гыйбадәтен Аллаһыдан башка нәрсәгә юнәлдерә.

Габдуллаһ ибне Мәс’уд сөйләгән: ул бервакыт Мөхәммәд пәйгабәрдән, салләллаһу ‘аләйһи үә сәлләм, сораган: «Гөнаһларның кайсысы иң олы булып тора?» Аллаһының Рәсүле әйткән: «Аллаһ Тәгалә сине барлыкка китереп тә, син Аңа карата тиңәдшлек китерсәң!» (әл-Бухари; Мөслим).