Хәдис

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөеклесе һәм оныгы Әбү Мөхәммәт Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһның Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит». (Тирмизи, Нәсәи)

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аз сүзле булып та, үз эченә күп мәгънә туплаган, аның хикмәтенең чагылышы булган хәдисләре исәбенә керә. Бу сүзләргә ул Ислам диненең бер нигезен – һәрвакытта да шикледән баш тартырга һәм шиксез булганына таянырга кирәклеген – салган. Менә шуңа күрә дә, Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Әлеге хәдис диннең бөек нигезе һәм тәкъвалар таяна торган тәкъвалыкның асылы булып тора. Ул безне шикләр караңгылыгыннан һәм ышаныч нурын каплаучы карашлардан саклый», – дип яза.

 

Хәдисне аңлау

1. Шикледән баш тарту.

Гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләләргә, никахлашу кебек хөкемнәргә караган мәсьәләләрдә шикледән баш тарту, гел хәләлгә генә юнәлү мөселманны тәкъвалыкка илтә. Ә тәкъвалык шайтан вәсвәсәсеннән саклый, ике дөньяда да бәхетле итә. Хәләл нәрсә мөэминнең күңелендә бернинди шик тә уятмый. Аның җаны хәләл нәрсәгә ирешкәндә бәхет кичерә. Ә шикле нәрсәгә якынаючы кеше тышкы яктан тыныч күренсә дә, аның күңеле борчылу, тангысызлык, шикләнү белән тулган. Әгәр ул кеше шикле нәрсәне даими рәвештә эшләргә гадәтләнсә, ул зур югалту һәм тулысынча һәлакәткә дучар булачак. Чөнки соңыннан ул хәрамны кылырга да җөрьәт итәчәк. Тыюлык янында йөрүче теләсә кайсы мизгелдә аңа кереп китә ала бит.

 

2. Безгә кадәр яшәгәннәрнең әйткән сүзләре.

Аларның сүзләренә караганда, ул кешеләр шиксез хәләл булган нәрсәгә тотынганнар, шикледән баш тартканнар, тәкъвалык белән аерылып торганнар.

 

Әбү Зәр Гыйфари разыяллаһү ганһү әйткән: «Кешенең хәрам булыр дип куркып, хәләлнең бер өлешеннән баш тартуы аның тәкъвалыгы турында сөйли».

 

Үзенең тәкъвалыгы белән аерылып торган Әбү Габдеррахман Гамри: «Бәндәгә тәкъвалык хас булса, ул шиксез нәрсә файдасына шикледән баш тарта», – дигән.

 

Хәссән бине Әбү Синан: «Тәкъвалыктан да җиңел нәрсә юк: синдә берәр нәрсә шик уятса, аннан баш тарт», – дип әйткән. Хәбәр ителгәнчә, Язид бине Зүрәйгъ әтисенең биш йөз меңлек мирасыннан баш тарткан. Чөнки әтисе җитәкчеләрнең эшләрен алып барган булган. Язид вафат булганчы пальма яфракларыннан чыпта үргән.

 

Бервакыт Мисвәр бине Мәхрам сату өчен күп итеп ашамлык сатып алган. Ләкин көз көне яңгыр болытлары күргәч, бу аңа ошамаган. Шунда ул: «Мөселманнарга файда китерә торган нәрсә миңа ошамыймени?!» – дигән дә, шул товарлардан бернинди керем дә алмаска ант иткән. Бу турыда Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү «Аллаһ сиңа әҗер бирсен!» – дигән.

 

Кайбер кешеләр: «Әлеге сүзләр артыклыкның, кирәгеннән артык тәкъвалыкның мисалы», – дип әйтергә мөмкиннәр. Аларга без болай дип җавап бирәбез: хәләлнең чиген чыкмас өчен, хәрамнан баш тарту өчен мөселман өммәте һәрвакытта да тиешле үрнәккә лаек. Мөселман өммәтендә кешеләрне шикледән ерагаерга өнди торган сүзләргә һәм эшләргә урын булмаса, алар һичшиксез шикле һәм хәрам эшләрне кыю рәвештә эшләр иде.

 

3. Шикләнү һәм ышаныч арасындагы каршылык.

Шикле ышанычлы нәрсәгә каршы торса, без ышанычлысына таянырга, шикледән баш тартырга тиеш.

 

Шәригатьнең «Шикле ышанычлыны юкка чыгармый» дигән кагыйдәсе нәкъ шул турыда сөйли дә. Мисал итеп тәһарәт алган, ә аннары шул тәһарәте турында шикләнүче кешене китерергә була. Мондый очракта ул тәһарәт алган санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Берәрегез эчендә нәрсәдер (эчәк газлары) бар икәнен сизсә, ләкин аның чыкканмы, юкмы икәнен билгеләү авыр булса, аның тавышын ишеткәнче яки исен сизгәнче мәчеттән китмәсен». (Мөслим)

 

4. Туры юлда булучы шикленең янында туктап кала.

Шикле нәрсәне ачыкларга чакыруыбыз туры юлда булучыларга юнәлгән. Башта хәрам эшне эшләп, аннары бер өлеше шикле булган нәрсәдән баш тартуга килгәндә, мондый кешедән хәрам эшне туктатуны таләп итәргә тиешбез. Шуңа күрә дә, Гыйракта яшәүчеләр Ибне Гомәр разыяллаһү ганһүдән озынборынның каны турында сорагач, ул әйткән: «Алар Хөсәенне үтергәч, миннән озынборынның каны турында сорыйлар. Ә мин Пәйгамбәрнең болай дигәнен ишеттем: «Бу дөньяда алар (Хәсән белән Хөсәен) минем иң кадерлеләрем».

 

Бер кеше Бишер бине Хәристән өйләнгән, ләкин әнисе аерылырга куша торган кеше турында сорагач ул: «Әлеге кеше һәрвакытта да, бөтен эштә дә әнисенә буйсына икән, аңа хатыны белән аерылырга гына кала; ул шулай эшләсен. Әгәр әнисенә буйсынып, хатыны белән аерылса, аннары әнисенә барып, аны кыйнарлык булса, аерылмасын», – дигән.

 

5. Дөреслек – тынычлык, ялган – шикле.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, хаклык – тынычлык, ялган – шикле». (Тирмизи)

 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, кешенең соравына җавап бирергә яки берәр мәсьәлә буенча фәтва чыгарырга кирәк булса, тулысынча гадел булу тиеш. Мондый очракларда гаделлекнең билгесе – йөрәкнең тынычлыгы, ялганның билгесе йөрәкнең шикләнүе, моның белән килешмәве булачак.

 

6. Әлеге хәдис фикерләүдә һәм тормыштагы эшләрдә безне ышанычка нигезләнергә боера.

 

7. Хәләл, гадел һәм хакыйкый булган нәрсәләр тынычлыкка һәм канәгатьлеккә илтәләр. Ә ялган һәм хәрам шик, тынычсызлык, нәфрәт уята.